Адашкан күчтәнәч
Инде зур кызыксыну уяткан серле пакетның бөтен җирен күзе белән кармалап чыккан Раил, рәхмәт әйтеп, кулына алды.
Экскурсиядән әлсерәп, мәктәп бусагасын атлап килеп керүгә үк Сәлимә апаның тавышы ишетелде:
– Раил, кил әле минем янга!
Тирләгән битләрен сөртә-сөртә Раил тавыш килгән якка борылып, җыештыручы апа янына килеп басты.
– Менә сиңа посылка бар, башкорт әбиең калдырды, – дип сәер генә елмаеп, кулындагы пакетны сузды.
Инде зур кызыксыну уяткан серле пакетның бөтен җирен күзе белән кармалап чыккан Раил, рәхмәт әйтеп, кулына алды.
– Фамилияң Сәлимов бит инде синең, әйеме? – дигән сорауга да мең төрле уй чолгап алган башын “әйе” дигәндәй селкетеп алды.
“Нинди әби, Башкортостаннан? Минем бернинди дә әбием юк анда”, – дип кире сузарга иде дә бит пакетны. Ләкин эчендәге әйберләрен күрәсе килү теләге көчлерәк булып чыкты.
Ә инде күп сөйләшергә яратучы Сәлимә апа, шул арада:
– И, балакаем, язмыш шулай кешеләрне айкан-чайкан китерә инде. Гел без уйлаганча гына бармый шул дөнья. Әбиең синең өчен өзелеп тора, бик ярата сине. Алар яши торган авылда телефоннан сөйләшү мөмкинлеге юк икән. Аннан соң, әниеңә дә тынгысызлык ясармын, гаиләгезгә кырынлык китерермен дип куркып ята икән. “Раил улым зур булып үскәч, күрәсе килсә килер әле, Алла бирсә, аңынчы исән булсак”, – диде әбиең.
Белде, белде Раил бу пакетның кемгә тиешлеген. Параллель класста тыныч кына холыклы, шундый ук исем-фамилияле бер малай бар. “Нишләргә соң инде”, – дип кызыксыну чирен җиңәргә тырышып, баш ватып торганда, дусты Илһам аның янына килеп басты:
– Нинди чәчкәле пакет күтәреп йөрисең син, әллә берәр кызныкын алдыңмы? – дип җыр-җыр көлеп тә алды.
Раил үзенең дустына дөресен сөйләп бирде.
– Әй, юкка баш ватасың икән, әйдә, безнең гаражга киттек, шунда актарабыз пакетны. Кире кайтарырга уйлап та карама, кулыңа алгансың бит инде.
Икеләнеп торучы Раилгә тагы да ныклап ышандырырлык сүзләр яудырды Илһам:
– Сәлимә апа инде аның турында онытты, ә “Б” классындагы Раил, хәтта белеп алса да, тавышланып йөри торган малай түгел.
Кызыксынулары көчәйгәннән-көчәя барган малайлар гараж эчендә пакетны бушатырга керештеләр. Иң өстә конверт эчендә әбинең язган хаты килеп чыкты. “Раил улым, балакаем”, дип башланган сүзләрне укый башлауга ук Раилнең йөрәге тагын чеметеп куйды, пакетны кире бирмәгәненә тагын бер мәртәбә үкенеп куйды. Ә Илһам сөйләмен әбиләрчә итеп үзгәртеп, укуын дәвам итте: “Синең
инде хәзер сабый чагың түгел, күп нәрсәне аңларсың. Мине дә, әниеңне дә читен хәлгә калдырмассың. Ничә елдан соң сине тагын бер күрү җае чыкты дип сөенеп, бер машинага утырып килгән идем, күрешергә насыйп булмагандыр инде. Күчтәнәчләрне дусларың белән бүлешеп сыйланырсыз. Ә буләкләрне әниеңнең әнисе Әлфирә әбиең бүләк итте дип күрсәтерсең Дамир әтиеңә. Әлфирә әбиеңә шуларны аңлатсаң, риза булыр, ул һәр якны да аңлый белә торган кеше. Ә Дамир әтиең белсә, йортыгызда тавыш чыгар дип куркам. Әби алдарга өйрәтә дип уйлама, улым, бары тик гаиләгез иминлеге хакына гына.”
Дамир әтиең дигән юлларны укыгач, Раил тагын куырылып куйды. И, мескен, бу әби Раилнең үги әтисе үлеп киткәнлеген ишетмәгән икән дип уйлады. Ә Илһам укуын дәвам итте: “Ярый, улым, үсә-үсә барсын да аңларсын әле, дөнья шулай бик катлаулы инде ул. Бәлки әле син тагы да үсә төшкәч күрешү бәхетенә ирешербез. Син бит минем бердәнбер газиз улымның, гонаһсызга төрмәгә утыртылган әтиеңнен истәлеге-дәвамы.”
Күпереп пешкән тәмле чәк-чәкләрне кетердәтә-кетердәтә, Илһам пакетны бушатуын дәвам итте. Тәм-томнарның ниндиләре генә юк, күзләр яна. Раил дә эчендәге борчып торган кортларын җиңәргә тырышып, алардан авыз итә башлады. Ә пакет төбеннән матур төргәк эчендә бик шәп китап һәм затлы кесә телефоны килеп чыкты, малайлар бер тавыштан:
– Охо, вот крутой телефон! – дип эйтеп куйдылар. Кулдан-кулга күчерә-күчерә, телефонның башын әйләндергәч, кызыксыну кызуы сүрелде.
Илһамның холкына, кыланмышына карап, Раил аңлый иде, инде пакетны кире хуҗасына кайтару турында уйлыйсы да юк. “Илһамга нәрсә инде, ул минем кебек борчылмый да, курыкмый да, чөнки пакетны бит мин алдым”, – дип уйлады малай.
– Раил, әйдә бу телефон башта миндә торсын әле. Бераздан алмашырбыз. Шулай алышып кулланырбыз китап белән телефонны,– диде Илһам.
– Алай берничектә булалмый бит инде! – Бу рәхәт куаныч түгеллеген Раил аңлый иде. Үзенең гаебе зур булса да, ул дустына да эчтән генә ниндидер нәфрәт белән карады. Икеләнеп торган чагында, шунда ул әйткән булса: “Әйдә, Раил, пакетны тиешле хуҗасына илтик”, – дип. Раил бит берсүзсез шуңа күнә иде.
Юк инде, юк, ул иң беренче үзе ялгышлык эшләде. Пакетны шунда ук дөресен әйтеп алмый калса яки үз хуҗасын эзләп табып биргән булса... Эх, нинди зур гонаһ, әби белән онык арасындагы өметне юкка чыгару бит бу. Бәлки әле шул адаш Раил белән якынрак танышып дуслашып та киткән булыр иде.Ул бит бик әйбәт егет, аның белән дус булу үзе зур бәхет булыр иде. Шулай боргалана-боргалана йокыга да китә алмый ятты Раил.
Ә бу ялган ачылса, нинди зур гауга чыгачак. Ояты ни тора! Яңадан нинди йөз белән кеше күзенә карарсың. Акланырга да булыр иде, Сәлимә апа исем-фамилиямне сорап, үзе бирде бит дип. Ә бит мин җүләр түгел инде, аңламаслык сабый чагым да түгел. Менә нәкъ шулай диеп, күземне дә ачырмыячаклар.
Үкенүе көннән-көн зурая барды. Ә Илһам гамьсез, хәтта телефонны класска алып килеп мактанып йөри. Абыйныкы, имеш. Ә аңа каршы авызыңны гына ачып әйтеп кара. “Дөресен сөйләсәң, мин сине оятка калдырам”, – дип хәтта куркыткан була.
Раилның ул телефон белән уйныйсы килү теләге дә бетте. Әнисе дә өйдә:
– Ни булды сиңа, улым, чирләмисеңме? – дип сораштыра. Күренеп тора – борчыла. Әгәр кырын эшләре өскә калкып, әниләрен мәктәпкә чакырсалар? Намуслы хезмәт, тормыш алып баручы әти-әнисенә бу бит әйтеп аңлатып булмаслык кайгы булачак.
Юк, юк Раил, сузма бүтән! Соң булганчы уйла бу хәлләрне төзәтү юлын.
Иртән мәктәпкә килү белән ул Илһамнан телефонны бирүен сорады.
– Юк инде, тагын әзрәк миндә торсын, мин аны ныгытып аңлап бетермәдем әле. Давай, гуляй, дустым пока!
Илһамның телефонны мәңге бирмәячәге көн кебек ачык иде. Шуңа үзенчә хәйлә кора башлады. Илһамның ашауга, тәм-төмгә бик комсыз булуын белгәнгә, ул аны кафега чакырды. Берәр кайчан велосипед алганда, кушарга булыр дип җыя башлаган акчасына сыйлады аны. Менә нәкъ шунда бер генә көнгә генә дип телефонны үзенә бирергә күндерде дә инде.
Телефон белән китабын матурлап төреп, пакетка урнаштырды. Ә тәм-төмнәр белән нишләргә? Кибеттә алар бар да бит, акча каян алырга?
Әнисенең эштән кайтуын түземсезлек белән көткән Раил, ишектән кергәндә үк аның төсе китүен күрде һәм, дөресен ишетеп, минем кирәкне бирәчәк дип уйлап, бөрешеп калды.
– Улым, бик нык башым авырта, миңа дару эчәргә су бирче, – дип дигәч, бераз тынычланды.
Әнисенә чирләгән хәлендә бу хәлләрне сөйләргә кыймады, яңадан аңлатырмын әле дип, башкача итеп җайлап акча сорады.
Пакетны тәм-төм белән тутырып, Раил үзенең адашына юл тотты. Аның күңелендә аңлаешсыз бер халәт: бераз гына курку да, оялу да һәм сөенеч чаткылары да...
Аны бик ачык итеп каршы алдылар, чәй табынына чакырдылар. Ике адаш бик тиз уртак тел тапты. Раил бераз оялып кына булса да дөрес хәлләрне сөйләде һәм үзе өчен дә, дусты Илһам өчен дә гафу үтенде.
Бераз уйланып алгач, әз сүзле, тыныч холыклы адашы әйтеп куйды:
– Әйе, безне әллә нинди ялгышулар сагалап тора инде. Шуны аңлап алу, вакытында төзәтә алу да – батырлык, рәхмәт сиңа!
Кызлар булса, ул мөгаен адашын кочаклап, аңлашу сөенеченнән елар иде дә, ләкин малай булгач, яшь күрсәтмәскә тырышты. Егетләрчә куллар кысышып аерылыштылар алар.
Икенче көнне телефонны кире сорарга дип көтеп торган Илһам ике Раилнең бергә, дусларча сөйләшеп килеп кергәнен күргәч, күзләре зураеп китте. Икесе дә кул бирешеп күрешкәч, гел югалып калды.
– Менә шулай, Илһам, зур ялгышны төзәттек. Мин икебез өчен дә гафу үтендем. Раил шәп иптәш.
Илһамның дөресен ишетеп алган колаклары кызарып чыкты. Нидер әйтәсе килсә дә, бер сүз дә тапмады. Башын бераз ия төшеп, иң беренче дусты Раилгә, ә аннан “Б” классында укучы Раилгә гафу сорап кулын сузды.
Ул Сәлимов Раил атлы ике дусты булуга чиксез шат иде.
Ильмира Сәлахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев