Әбине мунча “керттем”
Кечкенә чакта 1 нче апрель җитә башласа, кемне ничек алдарга дип баш вата торган идек. Төнен йокламыйча нинди генә планнар кормадык.
Безнең өйгә 1-2 өй аркылы гына бер бәләкәй генә өй бар. Анда Мөнәвәрә әби яши иде. Балалары да, бабае да юк аның. Берәр тәмле әйбер пешерсәләр дә, мунча яксалар да, әбекәй мине шунда йөгертә иде. Мин Мөнәвәрә әбине җитәкләп алып киләм. Гел дә мин чакыргач, әбекәй шикләнмәгәндер инде, ул көнне дә тиз генә мунча әйберләрен җыйды да, минем арттан титаклады. Мунчаның ягылмаганын, мунча ялдында чишенеп, эчкә үткәч кенә аңлады күрше әбием. Чакыруын чакырдым да, ләкин миңа бер дә көлке булмады, киресенчә бик тә оят булып китте. “Шундый карт әбине алдаганчы, беткәнме берәр яшьтәшем”, – дип әй сүктем үземне. Үпкәләмәде тагын әбекәем, өйгә кереп, рәхәтләнеп чөкердәшеп чәй эчтеләр ике әби. Кич белән аны кире озатып куйдым, әле үземә конфет та эләкте.
Икенче көнне мунча ягып, чакырдык чакыруын... Ләкин үземнең әбиемнән саллы гына эләкте ул көнне. Миңа бу вакыйга гомерлек сабак булды. Яңадан 1 апрель көнне өлкән кешеләрне беркайчан да алдамадым. Мөнәвәрә әбием миңа бөтенләй үпкәләмәде. Ләкин мунчага дип чакырсам, башта кеткелдәп көлә иде. “Бу юлы алдамыйсыңмы, кызым?” – ди иде. Тиз-тиз генә мунча киемнәрен җыеп, таягына таянып, миннән алда ишеккә таба атлый иде. Үзе бертуктаусыз: “Бәхетле бул, рәхмәт, балам!” – дип миңа рәхмәтләрен укый. Вафатына да күп еллар узды инде. Еш сагынып искә алам Мөнәвәрә әбиемне.
Фирая Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев