Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Хәтер-хатирә

Сиртмәле кое. Роза Галиәхмәтова

Коелар элек-электән авыл халкының алыштыргысыз су чыганагы булып хезмәт иткән. Безнең кечкенә генә Моратовка авылында да  авылның ике башында сиртмәле кое бар иде. Шуның берсе безнең ихатага  якын гына юл аркылы булса, икенчесе авылның түбән очында урын алган иде. Безнең баштагысының суы сай булып, аны көндәлек кирәк-яракка гына кулландылар. Ә аш-суга, эчәр өчен икенче баштагы коедан алып кайталар, һәм аның  суы да шактый тирәннән чыга, шуңамы аның суы да тәмлерәк иде.

Авылыбызга 1926 елда нигез салына. Бу урынны охшатып, күченеп утыру нияте белән, иң беренче су чыганагын тикшереп карау йөзеннән, беренче кое казыла. Өч метр казу белән аннан су чыга башлый. Авылга гаиләләр күченеп килгән саен, бер урам булып тезелеп, йорт салып урнаша баралар. Шуннан соң авылның түбән очына икенче кое казыла. Урамга каршы якта  язгы су ташулары, көчле яңгырлар булганда гына су ага торган чокыры бар иде. Ул чокыр без яшәгән башта сай булса, түбән очта  тирәнрәк, коесы да  шул чокырның икенче  ягына урнашкан иде. Анда яшәүчеләргә кирәк саен су ташу авыррак булгандыр билгеле. Шуңадыр ишле балалы Садыйков Мизхәт абыйларның мунчасы да чокырның икенче ягына урнашкан иде. Аның каравы  кечкенә чакта без түбән очның яр кырыннан кулдан ясалган  зур агач чаналар белән рәхәтләнеп чана шуа идек.

Алтмышынчы еллар тирәсе булгандыр, авылның урта өлешенә дә кое  казымакчы булып бик озак маташтылар. Әткәйнең: “Су күренә башлаган икән, ялтырый башлаган”,  – дигән сүзләре истә калган. Ләкин күпме генә тырышсалар да аннан су чыкмады. Ул ялтырау балта йөзлегенең ташка тиюеннән генә булган. Яңадан урынын тигезләп күмеп куйдылар.

Авылыбызда, башка хуҗалыклардан аермалы буларак, безнең ихатада да бердәнбер сиртмәле кое бар иде. Аны Мәрданша бабам уллары белән казыган булган. Сугыштан соңгы елларда  аның ян бүрәнәләрен әткәй яңартып эшләгән. Коеның файдасы безгә бик зур булды. Ул вакытларда суыткыч кына түгел, электр уты да булмаган заманда, озын җәй буена инәй катыгын, сөтен, каймагын һ.б. шул коега асып куеп саклый иде. Кышкы айларда, урам коесының суы гына җитмәгән күрәсең,  ихатадагы коедан да ферма малларына  зур су тәпәннәренә тутырып,  суны ташып эчерделәр. Ә җәйге айларда  чишмә башына буа буап, малларны шунда эчерәләр иде.

Хәзер инде бу коеларны, гомумән авылыбызны, искә алып сөйләргә генә  калды.  Ә шулай да, көянтә-чиләк белән су ташып үскән  әти-әниле вакытлар бик еш искә төшә. Үткәннәр сагындыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев