Урманга чикләвеккә сәяхәт
Сәрвәр Хәнипова – киңкырлы иҗат кешесе. Ул шигырьләр, хикәяләр, мәкаләләр дә яза. Түбәндә аның хатирәләр белән бәйле, кызыклы мәкаләсен тәкъдим итәбез.
Без яшьрәк чакта урманга еш йөри идек.Туган якның табигате безне гел үзенә тартып торды. Җиләгеме, бөрлегәнеме, карлыганы, чиясен җыярга һәр җәйдә йөрдек. Урман чиясе кайнатмасының тәмлелеген татып карасагыз. Һәр елны кышка без сары, тәмле исле мәтрүшкәләрне әзерләп куя идек. Мунча себеркеләрен каен һәм имәннән юкә һәм мәтрүшкәләр кушып әзерлщдек. Үзебезгә җитәрлек гөмбә дә җыя идек. Гөреҗдә, ак гөмбә, усак гөмбәләрен җыеп, суыткычка да, маринадлап та куйдык.
Берничә ел рәттән без еракка Чәкән ягына чикләвек җыярга йөрдек. Машина белән Чәкәннән соң Ык елгасы аша салынган күперне чыгабыз да, машинаны калдырып, юлны дәвам итщбез. Юлның ераклыгына да карамадык. Беренче барганда кем юлны күрсәткәндер хәтерләмим. “Монда тыюлык” дип язылган иде.
Көн кояшлы аяз, җылы. Күктә бер болыт әсәре дә юк. Без чабылган басу аркылы чыктык. Сөйләшә-сөйләшә барып, аяк астыбызга карасак ике тузбаш еланы бер-берсенә үрелеп, матур манзара ясап, бер-ике метр алдан шуышып баралар. Без туктап аларны күзәтеп тордык. Алар алга таба үз юллары белән киттеләр. Без дә юлыбызны дәвам иттек. Озакламый без урманга чикләвеклеккә барып җиттек. Уң якта куаклык, аларга үрмәләп колмак үскән. Без эчкәрәк кердек. Шундый матур манзарага тап булдык. Ике тау арасы, як-ягына чикләвек агачлары үскән. Безнең андый таулы урыннар күргәнебез юк иде. Сул якта таудан аска таба сукмак төшә. Аста челтерәп, тешләреңне камаштырырдай сап- салкын сулы чишмә агып ята. Күрәсең, бу сукмак пошиларның, кабан дуңгызларының чишмәгә су эчәргә төшә торган сукмагы булгандыр. Без бу матурлыкны күзәтеп торганнан соң, чикләвек җыя башладык. Чикләвек агачы бик күп, аның агачын сыгып җыйдык. Без әкренләп капчыкларыбызны тутырдык. Чикләвекнең кортлылары да җитәрлек иде.
Без бераз җыйгач, утырып ял иттек. Алып барган ашамлыкларыбыз белән хушландык. Төштән соң кайтыр юлыбызга чыктык.
Кошларның сайравы искиткеч! Күзебез каршы тау ягына төште. Әлеге без күргән сукмактан берничә поши чишмәгә таба төшеп килә иде. Без баскан җиребездә катып калдык. Олы пошилар арасында нәни поши баласы да бар. Алар бер гаилә булганнардыр инде. Без авызларыбызны ябып, пошилар чишмәгә төшеп җиткәнче селкенергә куркып басып карап тордык. Алар су эчтеләр, бераз хәл алып торганнан соң, әни поши бозавын ашатты да, каршы тау ягына менеп киттеләр. Бераз шүрләтте, чөнки яннарында кечкенәләре бар иде.
Менә ара-тирә тукран тукылдаганы, шуның арасында сандугачларның моңлы тавышы ишетелә.Искиткеч хозурлык! Өскә тауга менгән саен тирә-юнь уч төбендәге кебек җәйрәп ята. Ә тауның итәгендә күп төрле чәчәкләр үсеп утыра. Аларның ниндие генә юк! Безнең мондый матурлыктан, гүзәллектән бер дә аерыласы килмәде. Әкияттәге сихри матурлык! Кинәт тауның икенче ягыннан дуңгыз баласы чыелдаган тавыш яңгырап китте. Без шул якка борылып карадык. Аннан унлап баласын иярткән кабан дуңгызлары чишмәгә таба төшеп киләләр иде. Без куркуыбыздан ауган, ләкин җиргә ятып бетмәгән агачка үрмәләдек. Алар бездән битәррәк курыктылар булсалар кирәк, тиз юкка чыктылар. Без әйберләребезне тизрәк җыйдык та, кайтыр юлга борылдык. Мондый матурлыктан аерыласы килмәсә дә урманнан чыгып, машинага юнәлдек. Ык елгасы аша үттек. Ыкның өсте ап-ак казлар белән тулган. Алар каңгылдаша-каңгылдаша су өстендә йөзәләр.
Без арып-талып өйләребезгә кайтып җиттек, чикләвекләребезне урнаштырдык, җәеп кибәргә куйдык, чүбеннән арындырдык.
Без чикләвеккә дип барып, шундый матурлыкка тап булдык. Күңелләребез матур хисләргә баеп, хозурланып кайттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев