Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Тормыш зилзиләләре

Бабай танышыма әлеге хәлләрне сөйли дә, сабый бала кебек үксеп елап җибәрә. Кем генә битараф калыр иде икән бу күренешкә?

Ата улны, ана кызны белми торган куркыныч заманда яшибез. “Ата-ана хакы” дигән гыйбәрәнең кыйммәте көннән-көн кими бара. Кешеләр белән аралашкан саен, шуңа ныграк инанам. Гыйбрәтле ишеткәннәремне андагы кешеләрнең исемнәрен шартлы хәрефләр белән күрсәтеп, сезнең белән дә уртаклашырга булдым.

Танышларымның мин сезгә бәян итәсе адымнары турында ишеткәч, беренче мәлдә сүзсез калдым. Аннары үземне алар урынына куеп карадым. Ай-һай булдыра алыр идем микән алар кебек дип, уйлар дәрьясына чумдым.

Д. бабайны танышым әнисен хастаханәгә тикшеренү узарга алып баргач очрата. Олы яшьтәге бабайның кәефсезләнеп, бик боегып табибка күренергә чират көтүен күреп, түзми ул, сүз ката. Бабай исә, аралашырга кеше табылуга сөенеп, башына ишелеп төшкән хәсрәте белән уртаклаша.

Тумышы белән урта Азия якларыннан булган бабайны туган җиреннән кубарып, бу якларга кайтырга мәҗбүр иткән бик җитди сәбәпләр булган шул, кызганычка каршы. Яшьлектә яратышып гаилә корган пары, балаларының әнисен чит ир белән хыянәт өстендә тота ул, йөрәге мең кисәккә телгәләнә. Менә шул чакта инфаркт кичерә. Бераз хәлләнгәч, киемнәрен һәм документларын ала да, ераккарак, күз күрмәгән якларга юл тота.

Гомер уртасына җитеп килүче ирне язмыш Г. белән очраштыра. Әлбәттә, хыянәттән авызы пешкән Д.га җиңелләрдән булмый кабат гаилә кору. Г.ның малае белән кызы да бар бит әле. Ул балалар беренче ирдән була.

Тормыш йомгагы үз сукмагы буйлап акрын гына алга тәгәри. Икенче карчыгы белән дә шактый гына гомер кичерә. Балалар,оныклар да килгәләп йөриләр, Д. аларны үзенекеләр кебек якын күрә. Ышаныч белдереп, үзе эшләп алган фатирын карчыгының оныгы исеменә бүләк итеп яздыра. Нинди хата кылганын соңрак аңлый ул. Озак та үтми әби авырып дөнья куя. Бабай өчен чып-чын мәшхәр башлана. Аны әбинең балалары урамга куып чыгаралар. Йөрәк өянәге үзен шул чакта икенче кат сиздерә. Менә әле шул авырудан тернәкләнеп кенә килүе икән. Тик кайтып керер куышы калмаган, кем ачык чырай күрсәтә, шуңа өйдәш булып йөргән мәле икән бабайның...

Бабай танышыма әлеге хәлләрне сөйли дә, сабый бала кебек үксеп елап җибәрә. Кем генә битараф калыр иде икән бу күренешкә? Танышым аны тынычландырып юатырга ашыга. ”Песи баласын да алай урамга чыгарып атмыйлар, шундый адымга барырга ничек җөрьәт иткән ул вөҗдансызлар?” – дип шакката, аннан ире белән киңәшләшә. Икесе бер фикергә килеп, бабайны үз гаиләләренә сыендыралар.

Бабай бүгенге тормышына шөкер итеп туялмый. Танышларымның әлеге адымына чын күңелдән сокланам мин. Мәрхәмәтле җаннарга алдагы тормышларында Ходай тәгалә көтелмәгән җирдән куанычлар гына ирештерсен иде!

 

Гөлчәчәк Садретдинова

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев