Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Үткәннәргә кайтам

Дөнья безне үзенең авырлыклары белән шушы көннән сыный башлады.

Кояшлы матур июнь ае. Авыл халкы печәнгә төште инде. Болындагы чәчәкләрнең хуш исеннән, кошлар сайравыннан башлар әйләнә. Әтиләр күкрәк киереп чалгы селти, үләннәрдән сукмак сыман сусыл, йомшак пакуслар сузылып кала. Әти маңгаеннан агып төшкән тирен сөртә-сөртә үз алдына елмая. Кинәт ат өстендә чабып килгән җайдакны күргәч, нидер сизенгәндәй күз карашлары уйчанланып, йөзе җитдиләнде. Нәкъ шушы көнне сугыш башланган булган. Ул көн минем күңелемә тирән уелып калды. Әни күз яшләрен сөртә-сөртә әтигә юл капчыгы әзерли. Сеңелләрнең берсе әни янында чуала, ә кечкенәсе үрмәләп килеп, әтинең аякларын тарткалый. Әти аны алып тезләренә утырты да, минем дәшми генә нәрсәдер аңларга тырышып, аңа карап торуымны күргәч, көрәктәй куллары белән чәчләремнән сыпырып, үзенә таба тарты. “Кызым, минем урынга син хуҗа булып каласың, әниеңә терәк бул, сеңелләрең әле кечкенә”, - дип сүзен башлады. Ул чакта бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп тә җитмәгәнмендер, миңа да тулыр-тулмас унөч яшь кенә иде. Хәтерлим, әтиләр атларга утырып җырлап урам әйләнделәр дә авылдан чыгып киттеләр. Әниләр елап озатып калдылар. Без дә елашып, атлар артыннан йөгердек, тик куып кына җитә алмадык, басу капкасыннан елый-елый кире борылып кайттык.

Дөнья безне үзенең авырлыклары белән шушы көннән сыный башлады. Әни көне буе эштә. Безгә бер телем ипи калдыра да кичкә кадәре җиткерергә куша. Мин ипине кечкенә шакмакларга бүләм, сеңелләр елап ашарга сорап теңкәгә тияләр. Биргән кечкенә шакмак олы телдән үтеп кече телгә дә җитми. Мин ипине аларның буе җитмәстәй җиргә яшереп куям. Үземнең дә ашыйсым килә, күз ипи яшереп куйган җирне эзәрлекли, ирексездән төкерекләремне йотам, ничек тә түзәргә тырышам.

Минем өстә сыер, сарык, тавык, аларга өстәп ашарга сорап елап утыручы сеңелләр. Әни бер караңгыдан икенче караңгыга кадәре эштә. Кайткач безне ашату җаен карый, киемнәрне юа, ямый. Ул үзе дә ачлы-туклы, авызыннан өзеп безгә бирә. Итен, маен, сөтен, йомыркасын дәүләткә тапшыра. Каты заманнар. Ачлыкка чыдый алмый бер уч икмәк урлаучыларны төрмәләргә илтеп ябалар. Өйдә караучысыз калган бер көтү балалары булуына да исләре китми иде. Әни базарда күлмәк, яулыкларын сатып, бераз он юнәлтә дә умач уып, сыек кына итеп кысыр аш пешерә, ул көнне безнең өчен өйдә бәйрәм була.

Әтидән бер ике хат килде дә хәбәр туктады. Әни почта апаны күрүгә каршы йөгерсә дә, боегып кире борыла, яшькә чыланган керфекләрен күрсәтмәс өчен аска карый. Дәшми генә чәчләребездән сыйпый.

Ундүрт яштә без җиткән кызлар булдык. Ат җиккәндә камыт кигерергә буйлар да җитми иде. Кыр эшләренә йөрдек, олы апалар белән Бөгелмәгә олау-олау икмәк илттек. Тешне кысып түздек, еламадык. Фермадагы хәлсез сыерларны, атларны күтәрергә көчләр дә җитми торган иде. Гәрләнеп, рәнҗеп елаган чаклар булды.

Үткәннәргә кайтканда күз алдымда бер өзек тирбәлә. Ул көнне әни чәчүлек орлык алырга бәләкәй арба тартып Бөгелмәгә чыгып китте. Миңа йорт-җирне, мал-туарны, сеңеләрне карарга кушып калдырды. Әни өч көннән соң гына әйләнеп кайтты. Язгы суга батып юшләнеп беткән, йончыган иде. Без өчәүләп елап аңа ташландык. Ул безне кочаклап елмаерга үзендә көч тапты, ач булсак та, ашыйсы килү теләге дә онытылды. Тик әни шул көннән чиргә уралды. Әти дә хәбәрсез югалды. Бөтен авырлык өйдә олы бала булгач, минем җилкәгә төште.

Ничек кенә авыр булмасын, еллар үтә торды. Без дә үстек, тормыш кордык, балалар үстердек, оныклар үсте, оныкчыклар үсә. Әниләрне дә бакый дөньяга озаттык. Сугыш беткәнгә дә 73 ел узды. Җимерелгән шәһәр-авылларда күптән торгызылды. Сугыш китергән югалтуларның яралары күмелсә дә җөйләнмәде. Кайдадыр барган сугышлар үткәннәргә кайтарып йөрәкне сызлата, яралардан кан саркый. Сугыш кайда гына кабынса да, безгә дә тия аның ялкыны. Илләр-җирләр, күкләр тыныч булсын, бер гаепсез кешеләрнең каны коелмасын. Ил җитәкчеләренә эшләрен башлаганда ак сакаллар акылы бирсен дип теләргә генә кала.

Гафифә Гаффарова

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев