Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сорап алган язмыш

    Тормыш сукмаклары

    Сабырлыклар, түземлекләр кешене бизи генә, яшик әле җырлый-җырлый, гомерләр мизгел генә, дип җырлана җырда.

    Ләкин җырлап кына яшәп булмый шул. Тормышның шундый вакытлары була – гомернең бер көне мәңгелек булып тоела.

    Алсу авылда тату, эшчән гаиләдә туа. Ул әти-әнисеннән, әбиләреннән бар эшне дә өйрәнеп, тырыш кыз булып үсә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, югары белемле китапханәче булу хыялы белән шәһәргә китә. Имтиханнарын бирә. Ләкин укырга керүчеләр арасында үзен күрмәгәч, аның аяк астыннан җир юкка чыккан кебек була. Ни эшләргә дә белми, авылга кайтып китә. Ул вакытта үзен алда ниләр көтәсен белсә, шулкадәр кайгырмаган булыр иде.

    Шәһәрдән туганнары кунакка кайткач, Алсуны үзләре белән алып китәләр, яхшы эшкә урнаштыралар. Аны эшендә бик тиз үз итәләр. Читтән торып икътисадчылыкка укырга керә. Бер бик чибәр, акыллы егет белән таныша ул. Арада мәхәббәт уяна. Фәриткә укуын бетерергә күп калмаган була. Ә диплом алгач, Алсуга тәкъдим ясый. Алсу аңа башта хезмәт итеп кайтырга куша, мин көтәрмен ди. Фәрит Алсуга бик нык ышангандыр инде, шулай итә дә. Арада хатлар йөреп тора, бер ел узып та китә. Фәрит хезмәтен бетергәч, роза чәчкәләре бәйләме белән турыдан-туры Алсу эшләгән җиргә килә. Бер айдан гөрләтеп туй да үткәрәләр. Башта егет ягында, аннары кыз ягында бәйрәм итәләр. Барысы да матур парга сокланып туя алмыйлар. Туйдан соң яшьләр әти-әниләре белән яши башлыйлар. Икесе дә эшкә урнаша, Алсу шәһәргә барып имтиханнар биреп кайта. Фәритнең әти-әниләре дә, туганнары да бик яхшы кешеләр булып чыгалар. Өйләрендә тынычлык, татулык була. Ә инде Алсу авырга узгач, шатлыкның иге-чиге булмый. Ләкин ул балага дөньяга килергә язмаган икән шул. Шуннан соң күпме табибларга йөрүләр дә бер уңай нәтиҗә бирми. Гомер әкрен генә уза тора, инде яшьләр үзләре генә икенче җирдә яши башлыйлар. Алсу укуын бетереп, икътисадчы дипломы ала, белгечлеге буенча эшли. Бер-берсенә эштә дә, өйдә дә булышып яшиләр алар.

    Шулай матур гына тормыш иткәндә алар гаиләсенә кайгы килә: Фәритнең үле гәүдәсен табалар. Алсуның кайгылы, караңгы көннәре,

    төннәре башлана. Билгесезлек, беркем бер нәрсә әйтми нәрсә булганын. Шул вакытта туганнары, эштәгеләр, күршеләре аны юатмасалар, ни эшләр иде икән?

    Вакыт уза тора. Шулай бервакыт аны бер егет белән таныштыралар. Алар бер-берсен охшатып, тормыш корып җибәрәләр, матур гына яшәп китәләр. Ләкин балалары булмау сәбәпле, гаилә таркала. Тагын яшәүнең яме бетә, тагын ялгызлык. Ярый әле яраткан эше, Фәритнең туганнары була янында.

    Ялгыз узган тынгысыз көннәр, тынгысыз төннәрдә Алсу Ходайдан үзенә берәр балалы тол ирне насыйп итүен сорый. Аның тулы гаиләдә, балалар тәрбияләп яшисе килә, үзенекеләр булмаса да, чит балаларны үзенекеләр кебек яратыр идем дип хыяллана.

    Ходайдан сорасаң да, дөрес итеп сорый белергә кирәк диләр. Алсуның сораулары Ходайның амин дигән вакытына туры килгәндер инде. Озак та үтми, аны ике балалы тол иргә сорап киләләр. Аның балалары инде зур, ә бер кызы тумыштан гарип була. Алсу аны күргәч тә бик кызгана. Туганнары риза булмасалар да, ул ризалаша. Тынгысыз туксанынчы еллар. Гаиләдә дә тынгысыз тормыш башлана. Радик салырга ярата торган булып чыга. Яшәү өчен көрәш башлый Алсу. Акрынлап йорт-җирләрен яңарталар. Балалар белән арада яхшы мөнәсәбәт урнаша, алар Алсуга әни ди башлыйлар.

    Барысына да түзеп, тырышып-тырмашып бик күп вакытлар үтеп китә. Тормышлар яңара, йортта муллык, Радик та үзенең гадәтләрен яхшы якка үзгәртә.

    Бала тугач та, аңа гамәл дәфтәренә тормышы язып куела дип сөйли иде әбиләр. Шул язуны "язмыш" дип атаганнардыр инде, ә язмыштан узмыш юк икән.

     

    Илсөяр

    Фото pixabay.com

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: