Азнакаево
  • Рус Тат
  • Син бит минем оҗмах бакчасы...

    Син бит минем оҗмах бакчасы, Алсу алма синең йөзләрең, Иреннәреңдә бит җиләк тәме, Кара шомырт синең күзләрең.

    Мөдәрис Сәлахов 1954 елның 7 мартында Кәкре Елга авылында туып үскән. Армиядә хезмәт иткәннән соң, 1975 елдан Чаллы шәһәрендә яшәп, төрле оешмаларда шофер булып эшли, ерак юлларга йөри.

    Мәктәп елларыннан ук иҗат белән шөгыльләнә. “Яшь ленинчы”, “Ялкын”, район газеталарында шигырьләре, мәкаләләре басыла.

    “Йөрәгемә йозак куймадым” шигырьләр җыентыгы авторы.

    Әнисе Гыйльмия Кәкре Елгада гомере буе китапханәче, әтисе Мөдәппир колхозда бригадир, ферма мөдире булып эшли.

    Мөдәрис Сәлахов бүген дә туган ягы белән араны өзми, аның иҗат җимешләре газетабыз битләрендә дөнья күреп килә.

    Язның иң матур бәйрәме уңаеннан шагыйрьнең гүзәл затларга багышланган шигырьләрен тәкъдим итәбез.

    Яз

    Еракларга китеп, туган якка

    Кайтканнарын күрсә казларның,

    Бер мин генә түгел, каеннар да

    Шатлыгыннан елый язларын.

    Җан керә бит бөтен табигатькә,

    Язлар җитсә, дөнья яшәрә.

    Матурлыкны күреп хыялланам,

    Яшәргә дә әле, яшәргә!

    Язның матур чәчәкләрен күреп,

    Җәй җиләктән авыз итәргә...

    Язда гына торып калыр идем,

    Әгәр мөмкин булса, гомергә!

     

    Сөйгән ярларга

    Ямьле язлар килеп җитте,

    Елмаеп-көлеп яшик,

    Сөйгән, яраткан ярларга

    Ягымлы сүзләр дәшик.

    Авыр сүзләрне онытыйк,

    Тавыш-гауга кирәкми.

    Тыныч кына бер-береңнең

    Тыңлап яшик йөрәген.

    Сайлаганбыз икән инде

    Гомерлек дип ярларны,

    Азаккача бергә булыйк,

    Алыштырмыйк парларны.

     

    Син бит минем…

    Син бит минем оҗмах бакчасы,

    Алсу алма синең йөзләрең,

    Иреннәреңдә бит җиләк тәме,

    Кара шомырт синең күзләрең.

     

    Без икебез ике җан булсак та,

    Икәү бергә генә бер бөтен,

    Язмышыбыз шулай язылгандыр,

    Бер-беребезне алдык без көтеп.

     

    Тормыш алга бара, вакыт уза,

    Тик туктатып булмый гомерне,

    Тәннәр картайса да, җан картаймый,

    Җан саклый бит безнең күңелне.

     

    Сөйгәннәрнең бәхетләре тулы

    Гомер чиген бергә узганда,

    Бәхет бит ул саклана бит бары,

    Икең бергә торган дөньда.

     

    Җиләге дә тәмлерәк бит аның

    Икең бергә җыеп кайтканда.

    Яшиселәр килә бер-береңә карап,

    Җаным, диеп өзелеп әйткәндә.

     

    Чибәр кызга

    Бигрәк матур синең иреннәрең,

    Алсу алма кебек йөзләрең,

    Зәңгәр төндә янган йолдызлардай

    Көлеп тора синең күзләрең,

     

    Тал чыбыгы кебек бөгеләсең,

    Бигрәк нечкә синең билләрең,

    Әйтерсең лә, әнә, сиңа атап,

    Камыш курай уйный көйләрен.

     

    Озын толымнарың матур булып

    Таралалар язгы җилләрдә,

    Я, Ходаем, шушы матурлыкны,

    Насыйп иттең икән кемнәргә?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: