Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шүрәлене кем коткарган? Азнакайлыларга Рәшидә Латыйповадан яңа әкият

    Тамаша

    Тамаша

    Күптән түгел карадым мин бер тамаша,

    Имеш, Былтыр ясаган, ди, зур бер хата.

    Бу хатаны төзәтергә кем булышкан?

    Сөйләп китәм хәзер менә шушы хакта.

    Бер укучы малай, әнисе кушкач,

    Теләмичә ала кулына зур бер китап.

    Ул китапта була Тукай әкиятләре.

    Малай укый әкрен генә, туктап-туктап.

    Кинәт бер шәп уй малайның башына килде –

    Иренмичә укырга ул әллә тиле?

    Компьютерда җанландырды геройларны,

    Безнең алда пәйдә булды әкият иле.

    Компьютерда бер төймәгә басу белән,

    Су анасы сәхнәбездә сүз башлады

    Тирә-якны күзәткәчтен, әкрен генә,

    Моңлы гына, матур гына җыр башкарды.

    Камыш, бака, балыкларын ул барлады,

    Алтын тарак белән чәчен ул тарады,

    Җайлап кына суга чумып, йөзеп китте,

    Тар басмада калды аның чәч тарагы.

    Су анасы, судан чыгып, киерелгәнче,

    Сәхнәбезгә Шүрәлебез чыгып басты.

    Ул бармагы сызлавына түзәлмичә,

    Су анасы һәм Илдуска бер сүз катты:

    – Коткарыгыз, авырта, – ди, – бармакларым,

    Комачаулый бүрәнәнең ботаклары.

    Ычкындырып җибәрүен бүрәнәдән

    Үтенә ул Илдус атлы бу бәндәдән.

    Су анасы, Илдус озак киңәшләште,

    Чакырырга булды алар Кәҗә, Сарык.

    Ярдәмнәре тияр микән бичарага?

    Алар, мескен, берсеннән бит берсе арык.

    Ниләр генә Сарык, Кәҗә кыланмады.

    Мөгезләре белән сөзеп-сөзеп карады.

    Ычкындырып җибәрергә бармакларны

    Аларның да көч-куәте ярамады.

    Баш ваттылар Илдус белән Су анасы,

    Чакырырга кирәк булды диләр алар, шул Былтырны

    Егет үзе шундый зур хата ясады,

    Шүрәлене шушы хәлгә ул калдырды.

    Былтыр чыккач, балта белән мылтык асып,

    Кәҗә белән Сарык бер-берсенә күз аттылар,

    Тынычлангач, Су анасы белән Илдус,

    Егеткәйгә икәүләшеп сүз каттылар:

    – Коткар, – диләр, – тоткынлыктан Шүрәлене

    Кызган әзрәк, бармы эчтә синең җаның?

    Диләр: “Син үзең ясадың бу хатаны.

    Кичекмәстән төзәтергә тиешсең син аны”.

    Бик ялынгач, бик ялваргач, безнең Былтыр

    Атты куйды бүрәнәгә төзәп мылтык.

    Шүрәленең бармаклары азат булды,

    Һәммәсенең күңеленә шатлык тулды.

    Күңел ачты, бәйрәм итте Су анасы, Шүрәле,

    Былтыр, Кәҗә, Сарык, Илдус һәм кешеләр.

    Чөнки бу бәйрәмне алар көтте.

    Шүрәлене коткаруны алар озак көтте,

    Сезгә сөйләр хикәям дә шунда бетте!

    Рәшидә Әюб кызы Латыйпова

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: