Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Миңа, гүя, унсигез яшь, Өлгергән, җиткән чагым

Гафифә Гаффарова иҗаты.

            Азнакаем!

Син бит минем зәңгәр күктә

Балкыган кояш-аем!

Сагынып, җирсеп, очып кайттым,

Саумы син, Азнакаем!

Юллар адаштырып йөртеп,

Чыкмый торганда җаем,

Төшкә кереп чакырасың

Син мине, Азнакаем!

Җилләрең колачын җәеп

Каршылый кайткан саен,

Мин дә бит синең җирлектә

Шыткан бер нәни каен.

Моңсуланып чаба уйлар

Балачак узган юлдан.

Чатыр тауның кылганнары

Җитәкләп йөгерә кулдан.

Читтә каңгырап йөргәнче,

Кайт, диләр, балакаем!

Юлга чыгам, юллар сиңа

Илтәләр, Азнакаем!

 

        Язгы җил

Җилләре, язгы җилләре

Чәчләрдән тарта инде,

Йөгереп аргач, иркәләнеп

Алларга ята инде.

Сусауларны басыйм дипме,

Күксел карларны ашый.

Керегез, кер, дигән сыман

Капканы ачып ташлый.

Эскертнең кипшенә төшкән

Кибәкләрен җилгәрә,

Зирек башларына ятып

Рәхәтләнеп тибрәлә.

Электр чыбыкларында

Атынчыктай атына,

Өеңә үк ияреп керә,

Карамасаң артыңа.

Морҗадан чыккан төтеннең

Толымнарын тарата.

Язгы җилләр, шук малайдай,

Шаярырга ярата.

 

Миңа, гүя, унсигез яшь

Миңа, гүя, унсигез яшь,

Өлгергән, җиткән чагым.

Дөньясыннан мәхәббәтнең

Иң сафын көткән чагым.

Күңелнең сабый баладай

Гади, беркатлы чагы,

Иреннәрнең җиләк кебек

Бигрәкләр татлы чагы.

Битләргә алсу кояшның

Нурлары төшкәнме әллә?

Йөрәкләргә сандугачның

Моңнары күчәнме әллә?

Нинди серләр дәшә икән

Күзләрең карасыннан?

Мине һаман шул карашалр

Озата бара сыман.

Капка төбе, утыргычлар,

Таң әтәчләре моңы...

Туган авылым урамыннан

Әле дә эзлим шуны.

Синең бөдрә чәчләреңне

Шул ук җил тарый сыман,

Туган өй тәрәзләреннән

Яшьлегем карый сыман.

 

 Тузганак бураннары

Сары чәчәккә күмелгән

Авылым урамнары.

Озакламый тузар инде

Тузганак бураннары.

Шул бураннарга уралып

Кайтам мин язларыма.

Сусаган, йөрәк сусаган

Мәхәббәт назларына.

Чакыра инеш буена

Яшьлегем сукмаклары.

Һаман да яна шикелле

Без яккан учаклары.

Өянке сер итеп кенә

Саклаган исемнәрне.

Сөю тулы калган язлар

Җилкендерми кемнәрне!

Тузганак бураннарының

Күңелдә тулган мәле,

Инеш буе үзәнлеге

Сары чәчәктә әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев