Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Кырык елдан артык вакыт узган Мин авылдан чыгып китәнгә...

Мөдәрис Сәлахов иҗаты.

     Сагындыра яшь чак

Авыл йоклый әле, күк читеннән

Сызылып кына алсу таң ата.

Инде ничәнче кат шушы таңнар

Хәтеремне минем уята.

 

Кырык елдан артык вакыт узган

Мин авылдан чыгып китәнгә.

Күрше карты кәҗә бәйләп калды

Бакча артындагы читәнгә.

 

Инде күптән күрше бабай да юк,

Читән койма череп таралган.

Без үскәндә елга булып аккан

Инешебез кибеп тарайган.

 

Яр буенча үскән өянкеләр

Кая киткән, әллә кискәннәр?

Хыял канатында очып кайтам,

Сагындыра яшь чак, үткәннәр...

 

           Чибәр кызга

Иреннәрең чия кебек кызыл синең,

Күзләреңә диңгез сыйгандыр.

Сине күргәч кинәт онытылып

Чуалдылар барлык уйларым.

 

Сихерләдең, ахры, чибәр кызый,

Акыл чыгып китте башымнан.

Синең арттан барам хискә чумып,

Узып китеп өем каршыннан.

 

Чибәрлегең, көчең, горурлыгың –

Шулай булып кал син, шаяр, көл!

Сине күргәч яшьлек чакыра сыман,

Сөю бакчасына йөгереп кил!

 

           Ялгыш

Яратмаган кеше белән

Гомер уза. Язмыш дибез.

Чит-ятларда төн кунабыз,

ә анысын ялгыш дибез.

Акланабыз,

ә үзебез шул сукмактан

Тайпылырга ашыкмыйбыз.

 

                Әнкәй

Чәчләреңә үргән чулпыларың

Биегәндә зең-зең чыңлый иде.

Җыр башласаң, сандугачлар тынып,

Синең җырлаганны тыңлый иде.

 

Чишмә агышыдай тавышыңны

Мин бүген дә әле ишетәм.

Могҗизалар булмый, әмма әнкәй

Кайтып керер кебек ишектән.

 

...Әйтер сүзең әйтеп бетермәдең,

–Бәхетле бул, балам! – дидең дә,

Кулларыңны куеп кулларыма,

Күзләреңне йомдың мәңгегә.

 

Син атлаган сукмаклардан йөрим,

Текәләм дә эзлим эзләреңне.

“Сагынамын, балам!” – диеп баккан

Шул сөйкемле нурлы йөзләреңне...

 

 

           Сагыну

Мин сине нигә сагынам?

Яратып сөйгәнгәме,

Ничә еллар күрешмичә

Җанны көйдергәнгәме?

 

Кайчагында таң атканда

Төшемә кергәнгәме,

Ара-тирә сиңа охшаш

Кызларны күргәнгәме?

 

Син минем күңелдә һаман

Яшь булып калгангамы,

Минем хәтер йомгагында

Саклана алгангамы?

 

Белмим, җаваплар табалмыйм,

Язмыш дип әйтергәме,

Әллә инде үзебезнең

Ялгыш дип әйтергәме?

 

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев