Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Ирләрне еламый диләр...

Гөлчәчәк Садретдинова иҗаты.

Ирләрне еламый диләр,

Елый икән ирләр дә...

Иңнәренә күтәрәлмәс

Кайгы-хәсрәт килгәндә.

 

Ирләрне еламый диләр,

Елыйлар түземнәр дә...

Әрнүлүргә түзә алмый

Үзәге өзелгәндә.

 

Ирләрне еламый диләр,

Хак тугел, ялган икән...

Кайчакта аларның хәле

Бездән дә яман икән.

 

Ирләрне еламый диләр,

Булды күргән чакларым

Мөлдерәмә күз яшенең

Елга булып акканын.

 

Ирләрне еламый диләр,

Елый икән ирләр дә...

Язмышлар усал шаярып,

Канатлары көйгәндә.

 

Ирләрне еламый диләр,

Таш түгел ич алар да...

Күңелләре бушаганчы

Хаклары бар еларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев