Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Илдус ага Гыйләҗевны юксынабыз

Гомер аккан сулар кебек. Инде менә без, каләм тибрәтүчеләрнең, чын дәрәҗәдә иҗат әткәсе булган, Азнакаебызда гына түгел, Татарстаныбызда танылу алган олпат шагыйребез Илдус ага Гыйләҗевнең арабыздан китүенә дә бер ел үткән. Аның янәшәбездә булмавына әле һаман да күңел ышанмый... Искә төшкән саен, күңел тетрәнеп, күзгә яшь тула.

Илдус ага Гыйләҗев белән соңгы 10 елда шактый гына аралашырга туры килде. Баштарак ул миңа ниндер бер буй җитмәслек горур, аз сүзле кеше булып тоелса да, аралаша башлагач, аның шулкадәр гади, эчкерсез, кешелекле булуына инандым. Бүгенге көнгә кадәр шушы олугъ зат белән мине иҗат юлында очраштырган өчен Аллаһыма мең-мең рәхмәтлемен.

Илдус ага, чыннан да, аз сүзле, әмма бик төгәл кеше булып күңелемә кереп калды. Ул үзенең искиткеч акыллы, төпле киңәшләре белән мине рухландырып торды, иҗатыма көчле этәргеч бирде. Аның бер вакытта да борын чөеп сөйләшкәнен хәтерләмим. Күпчелек вакытта күләгәдәрәк калуны ул кулайрак күрә иде төсле. Бу, мөгаен, аның зыялыгыннан, тәрбиясеннән килгәндер.

Олпат шагыйребезнең кешеләргә кылган игелекләрен санап бетергесез. Исән чакта күпме авылларның тарихын барлап, җыентыклар чыгарырга ярдәм иткән күренекле шәхесләребезнең берсе ул! Үзем туып үскән Бүләк авылы халкы исеменнән дә мин аңа шушы изге гамәле өчен чиксез рәхмәтлемен.

Илдус ага минем шигырьләр җыентыкларыма да үз бәясен биреп, сүз башы, Татарстан Язучылар оешмасына да беренчеләрдән булып тәкъдимнәмә язды.

Мин Илдус аганың гомерен атылган йолдызга тиңлим. Ләкин бу йолдыз күктән җиргә түгел, ә киресенчә җирдән күккә атылды. Безнең

барыбызга да үзенең илаһи якты нурын биреп, илһамландырып торыр өчен күкләр тарафына омтылды ул. Матур эзләр, якты хәтирәләр, гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырып китте милләтебезгә.

Аның тормышы һәм иҗаты якты маяк булып безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты булса иде, раббем!

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев