Азнакаево
  • Рус Тат
  • ИКЕ ДУС

    Болынга көчле шартлау яңграды, төтен таралды. Хәйдәрнең бите кап-кара корым, колаклары шаулый, үзе бер нәрсә дә күрми...

    Узган гасырның 50 нче еллары. Кечкенә генә авылда ике күрше ихата. Төш вакыты. Менә уң яктагы өй капкасыннан, үзе чыгарлык ара ясагач, сары чәчле биш яшьлек малай пәйда булды. Ул Саттар абыйларның төпчекләре – Алимас. Ә сул яктагы өйнең җил капкасы астыннан үрмәләп чыгучы кара чәчле Хәйдәр – Таһирның беренче баласы. Бу ике малай дуслар, туган көн аралары да ике генә атна, бабалары бертуган һәм күршеләр.

    Малайлар менә 10 көн инде Алимасның әтисен көтәләр. Ул колхозга яңа машина алыр өчен Мәскәүгә киткән. Авылның югары очыннан кайтучы машина күренмәгәч, малайлар кичә әзерләгән тал чыбыкларыннан җәя ясарга керештеләр. Таякның башына пычак белән кисеп, бау бәйләргә эз төшерделәр. Хәйдәр өеннән киндер җеп алып чыкты да тал чыбыгын тезе белән бөгеп куйды. Бауны таякка бәйләү Алимасның эше, ул бәйләгән бау чишелми. Ук ясар өчен малайлар койма кырына килеп, былтыргы кипкән кычыткан сабагын кисеп алдылар. Аның башына балчык йомарлап куйгач, ук әзер булды.

    Ярыш башланды: кем җибәргән ук иң еракка китә?

    – Минем ук синекеннән ераккарак төште!

    – Юк, иң ерагы минеке!

    – Ә мин синең белән уйнамыйм да!

    Ике дус арасында “сугыш” игълан ителде. Яңадан бергә уйнамаска сүз биреп, икесе дә чум-чум басып, өйләренә кереп югалдылар.

    Хәйдәргә әбисе мичтән пәрәмәч алып бирде. Мондый тәмле сыйны бер үзең ашап булмый бит инде. Җылы ашамлыкны итәгенә урап, ул урамга йөгерде.

    Ә Алимасның әбисе язган майны гөбедән бушатып маташа иде. Бер телем ипигә май ягып тотырган иде, оныкның аяк табаннары гына ялтырап калды.

    Ике дус урам чирәменә утырып, кулларындагы ризыкларын алмаша-алмаша, тамак ныгыттылар. Үзләре кызып-кызып нәрсәдер сөйләшәләр, сүз көрәштерәләр.

    Кышкы каникул. Урамны атлы чаналар йөреп шомартып бетергәннәр. Шара уйнарга менә дигән мәйдан. Дуслар кәшәкәләрне

    көз көне үк яр буенда үскән чаганнардан хәстәрләделәр. Ә шарасы – каткан ат тизәге инде. Югары оч малайлары төшкәнче Алимас белән Хәйдәр шара бәргәли башладыдар. Икесе дә берюлы китереп сукканнар иде, шаралары күршеләренең тәрәзә пыяласын ватып төшерде. Хуҗа чыкканчы, малайлардан җилләр исте. Әтиләре аларны караңгы төшкәч кенә абзардан эзләп таптылар.

    Язгы каникул. Ике дус урамдагы ерганаклар белән сугыша. Юл ярып җибәрмәсәләр, ул су өй базына агып керер иде. Һич эшләргә ирек бирмиләр. Менә тагын Хәйдәрнең әнисе әтисен табарга кушты. Малайлар белә: авыл агайлары кичкә таба каравыл өенә җыела.

    – Менә кадак осталары да килеп керде, – диде Мисхәт абый. – Тыкрыктан алар ясаган чананы алып кереп сүттем, 96 кадак суырып алдым!!!

    – 100 кадак пүчтәк ул, зато алар хәзер нинди җил иссә дә, кадакны кәкрәйтмичә кагарга өйрәнделәр, – дип, Таһир абый малайларны яклады.

    1961 елның апрель аенда космоска Гагарин очты. Малайларга да ракета очырырга кирәк. Алимасның әтисе аучы, ярты стакан дары, каләм озынлыгы бакыр трубка да табылды. Сынган көрәк сабын очлап, ракета рәвешенә китерделәр. Аны кардан ачылган чирәмдәге “космодромга” урнаштырдылар. Хәйдәр кырыена сузылып ятты да, шырпы кабызып, ракетаның өске тишегенә ут төртте...

    Болынга көчле шартлау яңграды, төтен таралды. Хәйдәрнең бите кап-кара корым, колаклары шаулый, үзе бер нәрсә дә күрми. Аны тиз генә юындырдылар. Уң як күзе төбендә бияләй чаклы фингал.

    – Ракета биеккә күтәрелдеме? – Пушкарь малайның беренче сүзе шул булды.

    Ничек күтәрелсен инде, ул утырган җирендә челпәрәмә килеп таралган. Уеннан уймак килеп чыга, ярый әле зур фаҗига булмаган, бала имгәнмәгән. Ул чорда космонавт булабыз дип, күпме яшьүсмер әрәм булды бит.

    Ухтияр Илюхин

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: