Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Эх, ул печән исләре...

... Эх, бу печән исләре Айкалдырды хисләрне.

Нәсима Фазлыева

 

Таш шәһәр юл буенда

Чабалар чүп үләне.

Ә аның соң исләре

Айкалдырды хисләрне.

 

Юктыр инде әтиемнең

Печән чапкан эзләре.

Тутыккандыр чалгыларның

Ул кайраган йөзләре.

 

Юктыр инде печәнлек тә,

Куе үлән баскандыр.

Делянканың агачлары

Үсеп, шәлен япкандыр.

 

Юктыр инде, юктыр инде

Үткәннәргә кайтулар.

Пар каеннар ышыгында

Самовар кайнатулар.

 

Хәтердә генә калдылар

Ул җәйләрнең ямьнәре.

Әнкәй кайнаткан чәйләрнең

Мәтрүшкәле тәмнәре.

 

... Эх, бу печән исләре

Айкалдырды хисләрне.

 

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев