Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

  ”Бирде дөнья кирәкне”

 Хикәя

Балачак...

Бу чор кеше күңелендә иң матур, иң күңелле, иң тирән уелып кала торган чор. Фәнил күңелендә дә ул тирән эз калдырды. Әле хәзер дә төшләрендә Стәрле дә су керә, балык тота, юа җыеп тау кырында йөри. Каз бәбиләрен тилгәннәрдән саклый. Әтисе белән көтү көтә. Рәдиф белән лапталы уйный. Рәдиф дигәннән... алар бер урамда уйнап үстеләр. Йортлары да бер-береннән ерак түгел, өй аша гына. Иртән иртүк күршеләренә кереп чыгу гадәткә кергән иде. Су керергә булсынмы, кырга борчак ашаргамы, урманга балтыргангамы, кыскасы, гел бергә. Рәдиф әбисе белән генә яши. Ул берничә яшькә Фәнилдән зуррак. Әнисе аны тудырганда вафат булган, әтисе кая булгандыр, ул турда әбисе дә, Фәнилнең әти-әнисе дә  сүз катмады, үзе дә сорашмады, ябык тема булып калды кебек.  Бәлки оныткан гынадыр. Рәдиф аларга ешрак керә, ятим булгангадыр инде, Фәнилнең әнисе ятимлекне  үзе дә күреп үскәнгә күрәсең, аны үз улы кебек якын итә, Фәнилгә ипи телеменә ак май ягып, аның өстенә шикәр комы сибеп биргәндә, ике кулына икене тоттыра иде. Фәнил  белә, аның берсе - Рәдифкә!

Рәдифнең беренче сыйныфка керүе, бераз хафага салды Фәнилне. Элекеге тигез генә барган тормышы җимерелгән күк булды. Дусты иртән иртүк укырга киткәндә ул аны тәрәзәдән карап кала. Хәзер инде, лапталы яки сакалы  уйнарга аңа кеше дә калмады. Энесе бар да, ул бәләкәйрәк шул әле. Төш вакыты җиткәнен ул түземсезләнеп көтә, сәгать теле иң югарыдагы ике санны үтү белән ул аларга керә. Белә, чөнки шул вакытта дусты кайткан була. Рәдиф хәзер үзен   элекегә караганда эрерәк тота. Иң элек  әбисенә, Фәнилгә мәктәп хәлләрен сөйли. Аннан алифбасын алып актарган була, янәсе, дәрес хәзерли. Хәзерләми инде ул аны, кылана гына. Әбисе аңа булыша,  хәрефләрдән  сүз тезергә өйрәткәндә, Фәнил дә эченнән генә Рәдифнең әбисе артыннан кабатлый. Шулай итә торгач, шактый гына хәреф танырга да өйрәнде әле. Кайчак, Рәдиф белми торганда хәрефне әйтеп  тә җибәрә торган булды.  Хәттә, әбисе аны Рәдифкә үрнәк тә итеп куя башлады кебек, әнә күрәсеңме, ул әле мәктәпкә дә бармый, инде хәреф таный. Рәдифнең моңа ачуы гына килә. Дус шулай булмый инде... тик озакка түгел. Дәрес хәзерләү вакыты бетү белән кабат уеннар башлана, барысы да үз урынына кайта. Рәдиф укуга артык игътибар бирмәде. Тора-бара мәктәптәге кызыклы хәлләрне дә сөйләми башлады. Аннан мәктәп темасын бөтенләй кузгатмады. “Уку, мәктәп” сүзләренә табу салынды. “Мин үскәч тракторчы булам, аның өчен мәктәптә шушы кадәр мәсьәләләр чишә-чишә артык баш вату кирәкми”,- ди.

Икешәр ел беренче сыйныфта хәреф танырга өйрәнеп,  икенче сыйныфта икешәр ел укырга  өйрәнеп, өченче сыйныфта Фәнил белән бер сыйныфта бергә укып, сумка сөйрәп йөргәннән соң, шәһәргә белемне авыр үзләштерүчеләр интернат-мәктәбенә китеп тә барды...

       Егет чак... Мәктәп елларны инде арттка калган. Борынга “ис” кергән. Армиягә барып, ике ел хезмәт итеп, ялтырап торган аелына йолдыз төшерелгән киң бил каешы буып, хәрби  хезмәтнең төренә карап бирелгән төсле  погоннар өстенә сары ленталар тагып кайтып, кызлар күңелен яулый торган вакыт.

       Әмма Рәдифне армиягә алмадылар. Сәламәтлеге чамалырак иде шул. Күкрәк читлегенә туган чагында ук зыян килгән булган күрәсең, бераз калкыбрак торып формалашкан. Әбисе :”Шул Гариф малае гына өстенә атланып йөреп, гарип калдырды”, – дип сөйләп тә йөрде әле. Гариф абзый малае Зариф аңардан бераз зуррак. Аның да әтисе юк, ул да үксез үсә. Уйнаганда, кайчак Рәдиф – ат, Зариф – җайдак  була. Аннан  киресенчә Рәдиф җайдак, Зариф атка әйләнә. Шулай бер-береңне аркада күтәреп, күпмедер араны йөгереп үтеп уйнау бар иде бит авылда. Авыл малайларына ул гадәти уен булып тоела иде. Бер чакны әбисе Рәдифнең “ат булган” чагын күреп, Зарифны ачуланырга таяк тотып чыккан да иде.  Шуннан бирле андый уенда Рәдифне катнаштырмадылар. Әби кешегә бер тапкыр күреп калу җитә калгандыр. Зарифка гомер буе Рәдифне “гәрип ясаган” яманаты белән яшәргә туры килде. Яше җиткәч колхоз рәисе Сәлах Рәдифне район үзәгендәге механизаторлар хәзерли торган училищеда укытып кайтарды да, чылбырлы трактор бирде. Рәдиф эшләгән вакытында колхоз кырларын сөрде, чәчте, культиләде. Нинди эш кушсалар, шуны эшләде. Алай эшкә карышмады. Ферма тиресен дә чыгарды, саламын да кайтарды... әмма эчүнең дә кимен куймады. Фәнилнең әнисе әйтмешли “тәпәненә” төшеп эчте. Техникалы кеше авылда дәрәҗәле. Кырда колхоз эше беткәннән соң, хуҗалыкларда бәрәңге җирләрен сөрү башлана. Җиреңне яхшы сөрсен дисәң, бер яртыңны җәлләмисең. Ярты кулга эләккәч, “бөкемне ач та эч мине” дип, күңелне кытыклап тора башлый  ул зәхмәт. Эчкәч дөньялар түгәрәкләнә, диңгез саега, көн җылына. “Башка берни дә кирәкми”... җырын сузып әүмән-тәүмән кайтасың. Кайтып җитәлсәң, билгеле. Берчак шулай әрәмә тау астындагы авылдашының бәрәңге бакчасының җирен сөреп кайтканда, аякларының хәле ярты юлга, күпер чыкканчы гына җиткән күрәсең. Хәл алырга утыргач, йоклап китеп, чәк кенә аяныч хәл булмый калган. Ярый әле ат белән иртән иртүк фермадан эшен бетереп кайтып килүче Фәнилнең әтисе Гали абзый күреп алып, арбасына салып алып кайткан. Кичен ягылган мунчага алып кереп җылы су белән юуып, кайнар чәй эчереп, аяныч хәлдән, Әҗәлнең мәңгелеккә белешмә бирүеннән саклап калганнар. Ә икенче бер тапкыр, шулай ук  кара көздә, аяк асты көндезен җебетеп, төннәрен катырып җафалаган вакытта, трактор-машина паркыннан өенә кайтып барганда зиратны үтеп, өйләренә берничә өй калгач ятып йоклаган. Фәнилнең энесе Рәсим яңа  гына колхоз машинасына утырган чак булган. Машина роле артында  игътибарын чит-читкә юнәлтмичә, юлга карап кына йөри торган гына вакыты. Кич кырын  шулай машинасында өйләренә кайтып барганда, юл читендә аунап яткан кара “әйберне” күреп ала. Берәрсенең кайтмый калган бозавыдыр инде, дип туктамаска да уйлаган була. Алланың барлыгына шунда исеңә төшерерсең, кемдер туктап карарга кирәклеген кисәткән кебек була. Ни гаҗәп, туктап төшеп караса, тагын шул ук Рәдиф! Чәчләре инде балчыкка ябышып катып килә... Шул килеш туктамый киткән булса, дөнья бер кешегә кимисе булган  иде бит. Күтәреп торгызып, пычыранган өс-башны, бит-кулны җылы мунчага алып кереп юуып, җылы чәй эчертеп газраилгә ашыкмаска кушып,  икенче тапкырына алып калалар   моны. Фәнилгә әнисенең бу балага берәр хатын табып, каты тотмаса, юкка чыга инде бу, дигән сүзе тәэсир иткәндерме, аны берәр кыз белән таныштырырга булды. Тик кем белән таныштырырга соң? Авылда аны бары да белә. Зәхмәт суы белән дус булган ул мәхлүккә  кем карасын? Шулай да тәвәкәлләргә булды. Фәнилнең  армия хезмәтен тәмамлап, укуын дәвам итәргә киткәнче бераз өс-башын карарга исәп тотып, күрше авылда эшәп йөргән чагы. Клубтагы кичәләрдән соң аулак өйләрдә вакытны күңелле  үткәргән чорлар. Фәнилнең күңелендә йөрткән уе һәм әнисенең теләге үзеннән-үзе җайлы гына чишелер дип башына да китермәгән иде ул. Бер көнне шулай уеннар вакытында зәңгәр күзле, сары чәчле Нәсимәнең: “Бездә бүген аулак өй, дустың белән килегез, сиңа кунак кызы бар”, – дип серле генә елмаеп аулагыйгә чакыруына, шунда ук күз алдына Рәдиф килеп баскан иде. Нәсимә Рәдиф өчен менә дигән кыз. Бәлки әле кем белә, чәчләре чәчкә дә бәйләнер. Әнисе абыйларына шәһәргә киткән, өч көнсез булмый икән. Бер тапкыр да кызлар озатмаган Рәдифне күндерә аламы әле юкмы, менә анысы билгесез. Ул көнне аулак өйдә Рәдифсез генә булдылар. Икенче көнне иртән иртүк  авылына  кайтып, Рәдифне алып килергә булды ул. Моңынчы бер кызның да кулын тотып караганы булмаган дустын күндереп озак азапланды. “Беренче театр” спектаклендәге Гәбдерахман ял итә иде монда. Ниһаять күндереп, кич кырын аулак өйгә алып китте. Нәсимә егетне бер күрүдә ошатты дип әйтеп булмый. Рәдифтә кино артистлары чибәрлеге юк-югын да, гел такта чырай да түгел. Холкы тыныч, кирелеге булса да, уңайга сыпырсаң, җайга килә.

Дустының туена кайталмады Фәнил. Еллык сессиясен уңышлы ябасы бар иде шул, ә аның өчен яхшылап алдагы имтиханнарга һәм зачетларга әзерләнергә кирәк.

 Укуын тәмамлап, Фәнил шәһәрдә эшли башлаган иде. Нәсимәне  урамда очратып, хәл-әхвәлләрен сорашты. Шунда Нәсимә  күңеленә күптән җыеп йөргән үпкәләренең барысын да сипте Фәнил өстенә. Исәнләшеп тә тормыйча: ”Син нигә аның эчәргә яратканын әйтмәдең? – дип башлады канәгатьсезлеген белдереп. Сүз әйтергә дә ирек бирмичә сипте генә. – Мин сине яхшы егет белән таныштыргансыңдыр дип уйлаган идем, ә син мине бернигә ярамаган алкаш  белән таныштыргансың, мин бер Рәдифкә генә карап тораммы?”... Усаллыгы йөзенә чыккан Нәсимәнең тагын ниләр тезгәнен тыңлап торасы килмәде Фәнилнең. Ир-егетләр бердәмлеге барыбер көчле иде.  Уенга борып: “Ир-ат  эчмиче   тормый инде ул, малларны карый, акчасын алып кайтып бирә, балалар ясый... хатын-кызга тагын ни кирәктер инде”, – диде дә кулын болгап, китү ягын карады. Гомер шулай акрын гына үтә торды. Чигәгә чал куна башлаган чор да җитте.

Беркөн шулай авылларына ялга кайткач, мунча ягып мәшәкатьләнгәндә, урам капкасыннан Рәдиф килеп керде.   Алдагы көнне  ярыйсы гына төшереп алган күрәсең, күз кабаклары суланып, асылынып төшкән, чырайдан чылбырлы трактор үткән кебек. Үзе   калтырый. “Нәрсә, мәйтәм, кичә артыкка киткәнме әллә?”

  “Үләм дустым,   үтермә, бир йөз генә грамм... бир инде үләм бит... күрә торып үтермә инде, хет илле-е грамм, гөнаһасын кая куярсың!” – дип тезде бөтен тәне белән калтырый-калтырый. Йөзенә караганда, җанга үтеп керә торган  кызганыч кыяфәт. Ничек инде хәленә кермисең? Керде Фәнил, тик дөрес керде, ахыры. Йөз грамм салып торырга эше  тыгыз иде аның. “Әнә, – диде машинасына күрсәтеп, – багажникта бер шешә булырга тиеш, йөз грамм салып, үзең башыңны төзәт. Кара аны, тик йөз генә грамм!” 

Төзәткән Рәдиф, шәпләп   төзәткән дә, аннан  абзарларына кереп яткан сыерга аркасын куеп, татлы йокыга талган. Бәлки башта ул йокыга киткәч, аңа аркасын куеп килеп яткандыр. Хәзер аны беркем дә әйтәлми инде. Хатыны сыер савырга абзарга керсә, мал каралмаган, аслары алынмаган, алларына печән салынмаган. Рәдифне ничек кирәк, алай йолкып торгызган да, якасыннан алып, кайда бу кадәр ләх булганчы эчүен сораган. Чыгырыннан чыгып зәһәрләнгән хатынына дөресен әйтми кара!  Әйткән... Шуннан бирле Фәнилләрдән Рәдифнең эзе суынды. Урамның икенче ягына да чыгарга хакы юк икән. Ул гына да түгел, алар ягына әйләнеп караса да Рәдиф “реприссиягә” эләгә икән. Я сыртына көрәк төшә, я таяк. Алай гына да түгел, бөтен гаиләләре белән Фәнилләргә табу салынды. Үлсәләр дә кереп хәл белү юк. Рәдифкә тәрәзәдән генә карап торырга рөхсәт ителә. Һәм шулай эшли дә... Юкса, Нәсимәсенең талканы коры...

Нәфис Әхмәт

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев