Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

«Безнең үткән юлларыбыз...»

Халидә Галимова-шагыйрә,»Гөлстан» әдәби берләшмә әгъзасы, якташыбыз, өлкәннәр көне уңаеннан үзенең иҗатын тәкъдим итә.

Без дә  шушы шигъри юлларга кушылып,  Азнакай халкын өлкәннәр көне белән котлыйбыз.

Безнең үткән юлларыбыз
Түшәлмәгән гөл белән.
Тормышыбызны төзедек
Тырышыплар кул белән.
Авырлыкларны җиңәлдек
Булды бит төрле чаклар.
Яшәдек без тайпылмыйча
Намусыбызны саклап.
Күфәйкәсен дә кидек без
Кышкы ачы салкыннан.
Көзге басуда жылытты
Яккан учак ялкыны.
Курыкмадык бер эштән да
Эшләдек җырлап, биеп.
Йөргән чаклар булды инде
Кирза итекләр киеп.
Күңелләр көр, тән сәламәт
Яшь идек шул үзебез
Сиздермичә килеп җитте
Менә тормыш көзебез.
Муллар сипкән көмешләрне
Еллар узып барышлый.
Үткенлеген югалткан бит
Шул күзләрнең карашы.
Бетеп, китеп бара инде
Көч, җегәрлек кулларда.
Яшь кала бары күңелләр
Берешмичә елларга.
Бетмәслек яшәү дәртләре
Йөрәкләрдә бар әле.
Шулай булгач озын булыр
Барасы гомер юлы.
Алда бәхет, куанычлар
Көтәләр безне, беләм.
Котлыйм сезне барыгызны
Өлкәннәр көне белән

Халидә Галимова. Азнакай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев