Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Базар бәяләрне үзе көйли

(Уены-чыны бергә)

– Исәнме кордаш, хәл-әхвәлләр ничек? Буш сумка тотып, җил-җил каян кайтып килеш?

– Базардан кайтышым әле. Берәрсен күрәсе бар дип йөрсәң, шунда очратасың бит. Халык арасына чыгам дип тә барасың базарга. Халык та күрәсең, бәяләргә карап, дөньяның кая таба баруын тоемлыйсың. Үземне күрсәтеп, башкаларга карап, вак-төяк караштырырмын дип барган идем.

– Соң шуннан, юлың уңдымы соң?

– Юл, юл инде ул, аяк атласа уңа ла. Башкасы менә...

– Гомергә табышмак белән сөйләп, башны катырдың, кордаш...

– Карчык базарга чыксаң, авыл тавыгы алып кайтырсың әле, тавык шулпасы күптән ашаган юк дигән иде. Беренче эш итеп. шул тавыкны алырга булдым. Менә шул... Сатучыдан: “Үскәнем, әнә теге тавыгыгыз күпме тора?” – дип сораган идем: “Күзеңне ачыбрак карасаң, өстенә 350 сум дип язылган”, – ди бу. Ул шулай дигәч, мин дә эндәшми булдыра алмадым. “Ул үз үлеме белән үлгәнгә ошаган бит, нигә шулкадәр кыйммәт?” – дип чын дөресен әйттем. ”Әллә шул бәягә симез тавык ашар идеңме, абзый?” – ди бу миңа. Шул сүзләреннән тавык шулпасы ашыйсы килү шунда ук юкка чыкты. Ярар сәна, аны ашамаганнан гына үлмәбез әле дидем дә, башка аласы нәрсәләрне эзләп киттем. Алга таба яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар тезелеп киткән. Күзләрне кыздырырып, өем-өем алма, груша, мандарин һәм башка шундый җылы як җимешләре өем-өем тора. Кыш уртасында помидор-кыяры – җаның ни тели, барысы бар, акчаң гына җитсен. Үз товарын урысча вата-җимерә мактаган җылы як кешесе янына килеп, бәяләрен сораштырам. Иренми, һәр сорауга җавап бирергә тырыша. Безнең гөрбияннар түгел инде... Сөйләшергә ясап куйган кебек, товарын мактавына түзәлмичә, алмый җиреңнән алырсың. Тыңлап тору үзе бер рәхәт. “Менә килосы өч йөз генә, менә монысы бик файдалы биш йөз”, – ди чикләвекләргә күрсәтеп. “Соң болар икесе дә бердер бит инде, хаклары гына аерыла”, – дим. “Юк, дорогой, монысы свежий урожай, монысы былтыргы”, – ди бу күзен дә йоммый. Урамда нинди ай икәнен искәртеп тормадым, шулай да: “Ике өем дә былтыргы, икесе дә узган көз җыелган булып чыга түгелме соң инде?” – дим. Маркетинг хәйләсен эшкә җиккән бу! “Вәй-вай, бигрәк галим икәнсез, – ди бармагын янап, – бер кило үлчимме, әллә икенеме”, – ди, һаман миңа сатарга тырыша. Безнең сатучылар булса: “Тикшерүче түгелдерсез бит, алмасагыз, юлыгыз әнә бара!” – дияр иде. Ә бу һаман үзенекен сөйли, ал да ал. “Син хакын төш бераз, аннан алырмын”, – дип сатулашам. “Мин сатучы гына, төшәлмим, хуҗадан сорарга кирәк, миңа хакын төшерергә кушмады”, – ди бу. “Хуҗагыз ерактамы соң?” – дип сорыйм юри. “Тегендә... еракта, өендә калды”, – ди бу күзен дә йоммый. Соң үзе бит инде хуҗасы да, сатучысы да, беренче елын гына сатмый ла бу урында, күреп йөрим бит.

Ярар, мәйтәм, үзебезнең “отечественный” яшелчәләр сатучылар янына барып карыйм әле. Кышын витаминлы азыклар ашарга кирәк. Бәяләре дә очсызрактыр, дим. Барсам, күзем маңгайга менде, бәяләре җылы яктан кайтканнарга караганда да кыйммәтрәк. “Соң болар ерактан расхут чыгарып кайтмаганнар бит инде, нигә шулай кыйммәт,” – дим сатучыга. “Үзебезнеке булганга, экологик чиста яшелчәләр бит болар. Аласызмы, алмасагыз юлыгызда булыгыз”, – ди бу. Менә бу сатучы ичмасам, нәкъ үзебезчә. Ярар кибеткә кереп,

җүнрәк бәягә яшелчәсен, җиләк-җимешен алырмын дип, үз-үземне тынычландырып, алга атладым.

Вак-төяк сатучылар янына барып, кирәк-ярак әйберләр алыйм дисәм, шул ук хәл. Тауарга хакын язып кую юк бит инде, сатучылар аңа өйрәтелмәгән. Каршысына килеп басу белән баштагы эшләпәгә, өс-башына карап, шул секундта хак куяларга өйрәнгәннәр алар сораган әйбергә. Мин бүрекнең эчен тышка, әйләндереп киеп тормаган идем. Килеп басу белән үк нәрсә кирәк, менә барысы да шунда дип торалар. Бу нәрсә күпме тора дим, ялтырыйклы уенчык сыман әйбергә күрсәтеп. Шулай мени дип гаҗәпләнәм бәясен ишетү белән. Соң мин әйтәм, болар бит кибеттә күпкә очсыз, сез турыдан-туры алып кайтып сатасыз, җүн бәяләр булырга тиештер бит дим. “Син әллә күктән төштеңме, – ди бу биленә таянып, – бөтенебез дә шул бер оптовый кибеттән алабыз. Төркиягә барып булмый, Гарәп илләренә очмыйбыз, куркыныч. Аурупага баш тыкмалы түгел, кыйммәтчелек... Базар бәяләрне үзе көйли, без базар куйган бәяләргә таянып сатабыз”, – дигән җаваптан канәгать булып, кайтыр юлга борылдым.

Менә шулай, кордаш, заманалар үзгәрде бит. Базарга барып, кибеттәгедән арзанлырак әйберләр, җиләк-җимеш, яшелчә алу вакытлары тарих чоңгылына кереп чумды. Базарның кайнап торган чакларын искә төшереп, сатулаша-сатулаша әйбер алыйм дисәң, иң башта акча букчаңны тикшерергә кирәк хәзер. Кыргый базар ... кыргый базар ... дигән чорларны искә төшереп, халыкка аларның әле кыргый булмаганлыгын уйлап, бүгенге цивилизованный базардан таң калып, буш сумканы селтәп кайтып килешем.

 

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев