Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Балам-багалмам

Балалар йорты бусагасын үз гомерендә бер генә тапкыр булса да атлап кергән адәм баласының тормышка булган карашы 180 градуска үзгәрәчәгенә минем инде күптән иманым камил. Әйе, әлеге ишек артында бөтенләй башка мөхит, башка дөнья...

Монда йөрәкнең иң нечкә кыллары тетрәнеп кенә калмый, мөлдерәмә булып тулган күңел касәләре ярларыннан ташып чыга. Биредә тәрбияләнүче сабыйларның күзендәге үзәк өзгеч сагышны күреп, җаннар меңәрләгән кисәккә телгәләнә. Сиңа тирән өмет тулы карашын төбәп, ”Әннә!” – дип кулын сузган нәни йомгакларны күреп, баштагы һәрбер чәч бөртеге ирексездән хәрәкәткә килә...

И, язмыш, язмыш! Лаекмы соң бер гөнаһсыз сабыйлар шушы язмышка? 9 ай күкрәк астында йөртеп, бәгырь җимешеңне ничек ташлап китмәк кирәк! Ул адәми затларны (“ана” дип әйтергә телем әйләнми) ничекләр итеп җир күтәрә икән? Башта менә шундый меңәрләгән сораулар кайный.

Кызымны беренче тапкыр күрергә барганда, яшермим, иптәшем белән икебезнең дә дулкынланудан тез буыннарыбызга кадәр калтырады. Балалар йортында инде беренче генә булуыбыз түгел инде, юкса. Язмыш кочагына атылган балалар арасында ниндиләре генә юк. Кайсы кровате кырына тотынып, аягына басарга азаплана, кайсы бер ноктага текәлгән дә, тын гына шыңшып ята. Менә берсе “Әннә!” – дип миңа кулларын суза. Ныклабрак карасам, ходаем, терсәктән бер кулы юк сабыйның. Туганда ук шулай булган дип аңлата тәрбиячеләр.

Без көткән баланы  бүлмәгә тәрбияче ханым күтәреп алып керде. Инде яшь ярымлык булуга карамастан, ул тәпи йөрми, сөйләшми, яшьтәшләреннән дә сәламәтлек буенча шактый калыша икән.

Тәрбияче баланы иремнең кулларына тоттыра. Ә ул, әйтерсең, шуны гына көткән, нәни куллары белән аның муеннарына чытырдап ябыша. Шушы кечкенә йомгак, күрәсең, безнең язмыш китабында үзенең мөһим бер урын алып торасын шул мизгелдә үк сизенгән...

Табибә ханым баланың кичергән авырулары турында сөйли. Аңкавының өске өлешендә бушлык белән дөньяга килгән бу кызчыкка 7 ай вакытта Санкт -Петербург шәһәрендә шактый катлаулы операция ясалган, авызның ул өлешенә титаннан пластинка куеп, бушлыкны ямап куйганнар. Алга таба йөреп, сөйләшеп китәсенә дә өметнең бик аз булуын искәртеләр.

Инде баланы кабаттан биредә калдырып, (чөнки рәсмиләштерәсе шактый кагазьләр туплыйсы бар) кайтыр мизгелләр якынлаша. Баланы берничек тә иремнең кулларыннан аерып ала алмыйлар. Сабый ачыргаланып елый, без сулкылдыйбыз. Әлеге хәлне күреп, балалар йорты хезмәткәрләре күз яшьләрен тыя алмый. Аерылышу минутларыннан да авыррак нәрсә юктыр шул бу дөньяда...

Юл буе ирем белән бер-беребездән яшерә-яшерә елашып кайтабыз. Ләкин икебезнең дә карар ныклы: ”Бала безнеке булачак! Аякка бастырырга тырышачакбыз!”

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калып барганда, улыбызның Кыш бабайга сеңлекәш сорап язган самими теләге чынга ашты – безнең тормышыбызга ямь, өебезгә җылы нур өстәп, кызчыгыбыз кайтты!

Әнә шул көннән алып тормышыбыз бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләргә күмелде. Йокысыз төннәр, күз яшьләренә манылган бетмәс-төкәнмәс күнегүләр  бәрәбәренә кызыбыз беренче адымнарын ясый, тәүге сүзләрен әйтеп куандыра башлады.

Тормыш мәшәкатьләр аша алга тәгәри. Баланы санаторийларга йөртеп дәвалаулар, бер туктаусыз шөгыльлләнүләр эзсез узмады, сәламәтлек ягыннан куандырырлык нәтиҗәләргә ирештек һәм, ниһаять, безне инвалидлыктан азат иттеләр!

Әкрен-әкрен генә һаман баскычлар буйлап”өскә атлыйбыз!”Бүгенге көндә ул инде үз яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый:яхшы укый,җырлый,бии,матур итеп шигырьләр сөйли,шәһәр,хаттә республика күләмендә оештырылган конкус-бәйгеләрдә призлы урыннар яулый!

Ә күке әни исә(баланың тудырган әнисе)тагын өч баласыннан колак кага.Аналык хокукыннан мәхрүм итәләр аны.Чөнки аңа балаларына караганда, күңел ачулы,бозык тормыш ошыйрак төшә шул,кызганычка каршы.

Шулай бервакыт,өч сабыйны өйдә бикләп,күңел ачарга чыгып китә ул.Иң кечкенәсенә әле яшь тә юк.5-6 яшьләр чамасындагы малай, ими сорап елый-елый ярсып беткән   сеңлесен берничек тә тынчыландыра алмагач,балконга алып чыгып,4 нче каттан аска ташлый...Фәрештәләр саклаган күрәсең,сабый могҗиза белән исән кала,ләкин, берничә органына һәм күзләренә  зыян килә.Табиблар зур тырышлык куеп,баланың гомерен саклап кала.Менә шушы хәлдән соң,балалардан колак кага ул.

Хәтта судта да, "Балаларыңны сагынасыңмы?”дигән сорауга:”Ишетергә дә,күрергә дә теләмим” дип, җавап кайтара ул күке ана.

“Ана-бөек исем,нәрсә җитә ана булуга!”дип язып калдырган мәгълүм шагыйрь.Әмма,шушы бөек исемне керләүчеләр дә,кызганычка каршы,арабызда еш очрый шул...Сабыйларының күз яше ,рәнҗеше берчак үзләренә әйләнеп кайтыр ,дип,уйламый шул әлеге мәхлүкләр.

Ә без исә, бирешмибез! Алга таба да кызыбыз белән дәвалануларны (әле тешләрен тигезләтеп йөрибез!) дәвам итәбез.Безнең өстә әле иң олы бурыч – баланы укытып,олы тормыш юлына озату миссиясе ята. Аллаһ ярдәме белән,анысын да шөкер,ерып чыга алырбыз дигән өмет яши җанда!Бары сәламәтлектән һәм сабырлыктан гына мәхрүм итмәсен ходай!

      Гөлчәчәк Садретдинова

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев