Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайның каләм ияләре табигатьтә очраштылар

«Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары җәй аеның матурлыгын хозур кылып, урман-чишмәләрдән илһам алып, бу юлысы очрашуны табигатькә чыгып уздырдылар.

«Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов гөлстанчы, газетаның актив хәбәрчесе Халидә Галимованы юбилее белән тәбрикләп, бүләк тапшырды.

«Сезнең язмаларны укучыларыбыз көтеп ала, яратып укыйлар. Алга таба да каләмегез тутыкмасын», - диде Фәрхәт Шәйхулов.

Шулай ук тарихчы-галим, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марсель Гарипов та изге теләкләрен юллады.

Гөлстанчылар табигать фонында үзләренең шигырьләрен укыдылар, үзара фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев