Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайда популяр җырлар авторы Айгөл Вәлиуллинаның иҗат кичәсе узды

Район үзәк китапханәсендә шагыйрә, бик күп популяр җырлар авторы Айгөл Вәлиуллинаның иҗат кичәсе һәм «Җиһан сере» китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Тумышы белән ул Кукмара якларыннан. Азнакайда гаилә корып, иҗат итеп яшәвенә дә шактый еллар узган. Бүгенге көндә ул 400 дән артык популяр җырлар авторы. Ике ел рәттән «Болгар радиосы» милли премиясе лауреаты. 2020 елда бу премиягә аның хәтта 3 җыры лаек булды. Башкаручылары да – татар эстрадасының иң якты йолдызлары.

Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, «Маяк» газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов, «Гөлстан» әдәби берләшмәсе әгъзалары, җырчылар, композиторлар, Айгөлнең якыннары, туганнары, иҗатын яратучылар катнашты.

Алар барысы да шагыйрәне уңышлары белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, иҗатына зур бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев