Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай шагыйрьләре укучылар белән очраша

Быелгы ел призедентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннеханов карары белән "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" дип игьлан ителде.

Шул уңайдан, телебезгә хөрмәт йөзеннән районыбыз, шәһәребез мәктәпләрендә дә якташ шагыйрь һәм язучылар белән иҗади очрашулар башланып китте. Шундый җылы очрашуларның берсе шәһәребезнең 8нче урта мәктәбендә үтте. Очрашуга якташ шагыйрә күп кенә шигырьләр, хикәяләр, җырлар авторы Гөлчәчәк Садретдинова чакырулы иде. 8нче мәктәпнең 8нче "А" һәм 8нче "Б" сыйныфы укучылары шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып үттеләр. Аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, авторның шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Гөлчәчәк Садретдинова укучыларны туган җирне, туган телне һәрчак яратырга, хөрмәт итәргә өндәде, укучыларны "Гөлстан" иҗат берләшмәсе белән таныштырды, аларны да үзләре сафына кушылырга чакырды. Татар теле укытучысы Галиева Лилия Рәис кызы оештырган әлеге очрашу балалар күңелендә дә, шагыйрәбез күңелендә дә онытылмас, җылы тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев