Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай районы Урманай авылында тарихи китап тәкъдир ителде

Китапта Урманай җирлегенә караган 6 авыл тарихы чагылган.

(Азнакай, 13 сентябрь,"Маяк", Резеда ШӘРИПОВА). 11 сентябрьдә Урманай авылы мәдәният йортында  «Бай тарихлы Урманай» китабын тәкъдир иттеләр.

Әлеге истәлекле вакыйгада авыл халкы, район җитәкчелеге, читтә яшәүче авылдашлары һәм башка күп санлы кунаклар катнашты.

Бәйрәмгә чәчәкләр, районыбызга багышланган китаплар, уңган хуҗабикәләрнең кул эшләре, хуҗалык итүнең төрле елларын чагылдырган фотоальбомнар, кызыклы экспонатлар күргәзмәләре оештырылган иде.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм «Татнефть» җәмгыятенең Мәскәүдәге вәкиллеге директоры Азат Ягафаров китап чыгаруда үз өлешләрен кертүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Китапта Урманай җирлегенә караган алты авыл тарихы чагылган. Югалган Көчле Бүләк, Галимова, Моратовка, Май заводы авыллары кешеләре дә материаллар китергәннәр.

Фидакарь хезмәтчәннәр, сугыш һәм тыл ветераннары, атаклы шәхесләр, иҗат әһелләре, географик атамалар – китапта авыл барлыкка килгәннән алып, бүгенге көнгә кадәр барган үзгәрешләр, кешеләр язмышы сурәтләнгән.

Китапны тәкъдир итү кичәсен «Азнакай гүзәлләре» триосы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Миргаяз Шәрәфиев, Ландыш Шәрәфиева, Илдус ага Гыйләҗевның Урманайга багышланган шигыренә атап көй язган Резеда Гыйләҗева башкаруында җырлар, виртуоз баянчы Азат Вәлиев бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Урманай авылында тарихи китап тәкъдир ителде