Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакай музеенда төбәк шагыйрәләре балалар белән очрашты

​​​​​​​Төбәкне өйрәнү музеенда Халыкара поэзия көне уңаеннан җирле шагыйрәләр белән очрашу булды.

“Маяк” газетасы каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсеннән шагыйрәләр Нәсимә Фазлыева, Алина Хисамиева Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән түгәрәк өстәл артына җыелды.

“Без китаплы халык” исемле әлеге әдәби кичәдә укучы балалар төбәгебез әдипләренең китаплары белән танышты. Шагыйрә апалары шигъри күчтәнәчләрен тәкъдим итте. Балалар үз чиратында сорауларын бирделәр. Әлеге сыйныф укучылары арасында каләм тибрәтүче балалар барлыгы да билгеле булды.

“Татар Аргамагы” картиналар күргәзмәсе белән танышканнан соң, шигырьләр дә тыңлагач, язасы килү теләге уянды аларда. Билгеле бер вакыт эчендә кызлар – малайлар күңел хисләрен кайсы шигырьгә, кайсы хикәягә салып җиткерде. Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Саргузина районыбызның танылган шагыйрьләрен биргән 1 нче мәктәпнең үз кыйбласында калуын, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче балаларның мәктәптә күп булуын белдерде.

Каникуллар дәвам итә. Алда әле тагы да кызыклы очрашулар көтә мәктәп укучыларын.

Гөлфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев