Азнакайлыларга Фирая Исламовадан иҗади күчтәнәч
Фирая Исламова иҗаты
Усал кайнана
- Килен дим, килен, син торасыңмы, юкмы? Йоклап та куясың әй, чебиләрең, тавык-казларың, бозавың, бәйдәге этең, песиләрең... Уф, колакларым тонды алар тавышыннан. Тор инде, тор, ирең дә обед ашарга кайтыр, ашарга әзерлә, җыештыр азрак ишек алларын! – дип Сәкинә әби сукраныпмы сукранды.
Төне буе яшь баласы – Рәмисе елады Алиянең. Яшь ана иртәнгә кадәр күтәреп йөрде, таң алдыннан гына йоклап китте сабый.
Баланы йоклату белән, сарайга чыгып ике сыерын сауды, көтүен куды. Сөтен җылытып, каймагын аертты. Барча кош-кортларга эт-
песиенә ашарга биреп, азрак черем итеп алыйм диеп мендәргә башын гына терәгән Алиягә Сәкинә йокларга ирек бирмәде. Алиягә тормыйча чара калмады, урын-җирләрен җыеп, Сәкинә янына кухняга чыкты:
- Әни, мин бит төне буе йокламадым, Рәмискә әллә нәрсә булды, төне буе елады, иртән генә йоклап китте. Мин эшләремне
бетереп, барча малларымны ашатып йокларга яттым, – дип күзләренә яшьләр тыгылды. Ул күз яшьләрен Сәкинәгә күрсәтмәс өчен читкә борылды.
Ләкин Сәкинә туктарга уйламады да, киресенчә тагын да зәһәррәк агуын чәчте:
- Рәшит белән Рәмилә арасына син кердең, араларын син боздың. Рәшитемә үзең тагылып кияүгә чыктың да, хәзер сөешеп
кенә яшәрбез дип уйлыйсыңдыр инде. Юк әле, җаныкаем, мин исән чагында эшләтеп бер кат тиреңне салдырам әле мин синең,
төрмәдән кайткан Камил калдыгы бит син.Алия түзмәде, кайнар яшьләренә буылып ишек алдына чыкты. Азрак тынычланырмын дип кулына себерке алып ишек алдын себерә башлады.
... Рәшит белән Рәмилә арасына кермәде ул, аларның аралары күптән бозылган иде инде. Укуын тәмамлап, укытучы дипломын
алгач, ныклы фикергә килде: ул авылда калачак. Авыл тормышында әбисе белән генә үскән Алия шәһәрне үз итә алмады,укуы беткәнче авылны сагынып яшәде. Эх, әбисе исән булса, аның белән яшәр иде дә соң, яше зур иде шул. Алияне үз теләге белән Сәкинәләр авылына эшкә билгеләделәр. «»
Авыл башлыгы Габидулла абый, шоферы Рәшиткә: «Район үзәгенә барып яшь кадр – укытучы кызны алып кайт!»– дип , Рәшитне район үзәгенә җибәрде. Менә шулай таныштылар алар. Юл буе сөйләштерергә җыенган Рәшит оялчан кыздан кыска гына җавап ишетте. Менә шулай гашыйк та булды ул.
Алияне алып кайтып, ялгыз яшәүче Гайшә әбигә урнаштырып та чыкты. Гайшә әби дә тыйнак, эшчән кызны бик тиз үз итте. Килү белән эшкә чумган кыз, кеше күзенә артык чалынмады, клубка чыкмады. Эштән – өйгә, әйдән – эшкә дигәндәй...
Шулай тыныч кына яшәп ятканда, беркөнне кич белән, яңа гына төрмәдән кайткан Гайшә әбинең оныгы – исерек Камил килеп керде. Ул бик холыксыз иде. Гайшә әбинең: «Улым, иртәгә айныгач килерсең!» – дигән сүзен ишетмәде дә, әбисен төртеп кенә җибәрде дә, чибәр кыз Алиягә бәйләнә башлады. Мондый хәлне күрмәгән Алия куркып калды, Камилгә ялварып якын килмәскә кушты. Каны кызган Камил берни ишетергә теләмәде. Гайшә карчык аксак аягы белән урамга атлады. Исәбе: ярдәмгә берәрсен чакыру иде. Эштән кайтып килүче Рәшитне күреп, ярдәмгә чакырды.
Алар өйгә кергәндә кан эчендә яткан Алиягә ярдәмгә ташланды Рәшит. Камил кызып китеп Алиягә пычак белән кадый. Күршеләр тиз генә «Ашыгыч ярдәм», полиция чакыралар. Камилне кулга алалар, Алияне район үзәгенә шифаханәгә озаталар. Рәшит көндә Алиянең хәлен белергә район үзәгенә барып йөрде. Бөтен кирәк-яракларны алып барды.
Бәхетенә, Алия бик тиз савыкты, ярасы тирән түгел иде. Алар шулай дуслашып киттеләр. Чып-чынлап бер-берсенә гашыйк
булдылар. Берничә ай очрашып йөргәннән соң, туй ясап өйләнеште яшь пар. Тик Сәкинә әби генә Алияне ярата алмады, сәбәп табып гел бәйләнеп торды.
Ә Рәмилә авылдан бөтенләйгә чыгып китте, бер заводка эшкә урнашты. Тулай торактагы тәртипсез кызларга ияреп, эчеп, тартып, тәртипсез юлга басты. Тиздән аны заводтан да эштән кудылар, прогулларны күп ясады шул инде. Ә Рәшит аңа кирәк түгел иде, ул аны исенә дә төшермәде.
Фирая Исламова
Фотода Фирая Исламова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев