Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Азнакайдагы якташ язучыбыз, шагыйрә Җәүһәрия Шәрипованың “Кадерле бүләк” китабын тәкъдир итү кичәсе булды

Азнакайдагы балалар китапханәсендә якташ язучыбыз, шагыйрә Җәүһәрия Шәрипованың балалар өчен язылган “Кадерле бүләк” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

 

Чарага Азнакайдагы “Сандугач”, “Алтынчәч” балалар бакчаларыннан нәниләр, гимназиядән укучылар килгән иде.  Алар Җәүһәрия апаларының  яңа гына табадан төшкән шигырьләрен ятларга да өлгергәннәр. Аны сәнгатьле итеп сөйләделәр.  Балалар китапханәсе җитәкчесе Гүзәл Расих кызы Шакирова шагыйрәне тәбрикләп изге теләкләрен җиткерде. Котлауларга “Гөлстан” әдәбият-сәнгать берләшмәсе әгъзалары да кушылды.

  • Без мондый кичәләргә нәниләр белән бик теләп киләбез, шигырьләр ятлыйбыз, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнәбез. Сабыйлар мондый очрашуларны бик яратып кабул итәләр.Бик зур рәхмәт, – ди “Сандугач” балалар бакчасының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилбәр Мөхәммәтшина.

... Мондый кичәләрдә катнашасың да уйлап куясың: әле дә  сабыйлар күңеленә игелек орлыклары салу, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне оныттырмау, киләчәк буыннарга калдыру өчен бар күңелләрен биреп эшләүче укытучы-тәрбиячеләребез, менә шундый эчтәлекле,  язучыларыбызның иҗатларын барлап күңелләргә үтеп керә торган кичәләрне оештыручы китапханә хезмәткәрләре бар. Әле дә Җәүһәрия  Шәрипова кебек  сабыйларның күңеле, теле, уйлау-фикерләвен чагылдырган, тәрбияви  шигырьләр язучылар бар.  Сабыйларның күңеленә игелек орлыклары салу, туган телебез, илебезне ярату хисләрен  сеңдерү...  Киләчәк буынны тәрбияләүдә  бу безнең зур бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев