Азнакай шагыйрәсе Җәүһәрия Шәрипованың тәүге китабы дөнья күрде
Азнакай үзәк китапханәсендә шагыйрәнең “Әткәм гармуны” дип аталган беренче китабын тәкъдир итү кичәсе узды.
Китапханәчеләр оештырган әлеге кичәдә авторның якыннары, дуслары, каләмдәшләре катнашты һәм иң матур теләкләрен юлладылар. Кичәдә шагыйрәнең шигырьләре яңгырады, концерт номерлары, “Гөлстан”лылар оештырган скетчлар белән үрелеп барды.
Шәрипова Җәүһәрия Сафа кызы 1955 елда Азнакай районының Карамалы авылында туып үсә. Карамалы һәм күрше Урсай Ключ авылының искиткеч гүзәл табигатенә сабый чактан ук гашыйк булып, сокланып үскән хисле кызның күңелендә ул вакытта үзе дә аңламаган илһам чаткылары кабына. Беренче шигырен дә өченче сыйныфта укыганда ук язып куя. “Ул бик матур килеп чыкты”, – дип искә ала Җәүһәрия үзе бу турда. Авыл сигезьеллык мәктәбендә укыганда алар бик матур итеп стена газеталары чыгаралар. Биредә инде дилбегә башында , матур итеп язучы, гел бишлегә генә укучы Җәүһәрия тора. Әмма татар теле укытучысы Гөлҗиһан Тимербаева: “Газета бик эчтәлекле, әмма шигырләр белән дә бизәп җибәрсәгез , тагын да матуррак булыр иде. Мостафина, әйдә яз. Син моны булдырасың!” – ди. Һәм ялгышмый да, газета Җәүһәриянең матур-матур шигырләре белән бизәлеп чыга башлый. Бу шагыйрә иҗатына беренче этәргеч була. Иҗат эше алга таба да дәвам итә. Берчак башлангыч сыйныфта укучы оныгы мәктәптән кайтып керә дә: “Әби, безгә шигыр язырга куштылар”, - ди. Яраткан оныгыңа ничек ярдәм итмисең ди инде. Тагын туа шигырь. Әле күршеләре, таныш-белешләренең мәктәптә укучы бик күп балаларына күпме иншалар язырга ярдәм итә. Аның талантын, сүзгә осталыгын сизеп алган хезмәттәшләре, туганнары, дуслары туган көннәр, юбилейларга матур котлау текстлары язып бирүен сорыйлар. Үзе дә андый тантаналарга “буш кул” белән бармый. Һәрчак үзенең нечкә күңеленнән чыккан, шигъри юлларга салынган котлау текстлары әзер була.
Күңеле тулы моң, иҗат ялкыны булса да, Җәүһәрия Сафа кызы хезмәт юлын медицинага багышлый. 8 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Алабуга ветеринария техникумында ветфельдшер һөнәрен үзләштерә. Туган авылы Киров совхозында 2 ел эшләп ала. Ә менә алга таба 43 ел гомерен медицина, кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлауга сукыр эчәгесе сәбәп була. “Сукыр эчәгем шартлап сырхауханәгә эләктем, – дип искә ала ул үзе бу турыда. – Шунда мин табибларның хезмәтенә чын-чынлап гашыйк булдым. Мине күтәреп кенә йөртмәделәр. Ягымлы, җылы сүзләре белән дәваладылар. Минем дә алар шикелле буласым килде. Һәм Бөгелмә медицина училищесына укырга кердем. Азнакай үзәк сырхауханәсендә, төгәлрәге Бораулау эшләре идарәсе сәламәтлек пунктында медфельдшер булып эшләдем”.
Кайчагында чир, сырхау көенеч кенә түгел, сөенеч тә китерә икән. Нефтьче егет Сәгадәт сырхаулап китмәсә, ак халатлы, мөлаем шәфкать туташы Җәүһәрияне очратыр идеме икән? Ике арада мәхәббәт утлары кабына, алар тормыш корып бик бәхетле тигез гомер кичерәләр, уллары Айдарны тәрбияләп үстерәләр, оныкларын сөяләр. Тик менә Сәгадәтенең генә гомере иртәрәк өзелә. Җәүһәриянең өзгәләнеп, сагынып язган шигырьләренең бер өлеше сөйгән ярына багышланган. Шагыйрәнең шәхси тормышы, аның олы йөрәкле, киң күңелле хатын-кыз, ярым ятим оныгына әби генә түгел, ана назы да бирүе, армиядә хезмәт иткән улы артыннан Чечняларга кадәр баруы һәм башкалар турында әле бик күп язырга булыр иде. Әмма, бүген сүз аның иҗаты турында бара.
Менә шулай көн артыннан көн, ел артыннан ел уза. Илһам дигәне гел “кытыклап” тора. “Миндә талант бар бугай, ныклап язырга кирәк”, – дигән фикергә килә Җәүһәрия һәм язганнарын җыя, барлый башлый. Ә инде тәүге шигырьләрен район “Маяк” газетасы редакциясенә алып килеп, “Гөлстан” әдәбият-сәнгать берләшмәсе әгъзасы да булып киткәч, иҗат уты дөртләп кабынып китә. Монда үзенең каләмдәшләрен таба, аларның киңәшләрен тыңлый. Шигырь, хикәяләре бер-бер артлы “Маяк”, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” һәм башка басмаларда дөнья күрә башлый. Шигырьләрендә балачагын, әти-әнисен сагыну, аларга мәдхия, туган як табигатенә соклану, яшьлек, мәхәббәт, игелек, шәфкатьлелек һәм башка темалар чагылыш таба. Авторның балаларга да әйтер сүзе бар, хикәяләрендә юмор, кызыклы вакыйгалар урын ала. Автор әнә шулай үзенә Ходай тарафыннан бирелгән сәләт, талантына озак еллар игътибар бирми килүен тоеп, кулына ныклап каләмен алды, иҗат дөньясына чумды, илһам чишмәсе тибеп чыкты. Бүгенге көндә инде автор икенче китабы өстендә эшли. Уңышлар телик аңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев