Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Авырлыклар килсә туганыңа, Ярдәм ит син аңа, тартынма

Җәүһәрия Шәрипова иҗаты.

         Табигать көче

Хәтфә яшел үлән, гөл-чәчәкләр

Сөендерә безнең күңелне.

Ямьле җәйләр килсә җиребезгә,

Кунанабыз, ничек күңелле!

Бакчаларда җиләк-җимешләр дә,

Бодай, арыш үскән киң кырлар

Мул уңышлар безгә бирмәс иде

Ходай яудырмаса яңгырлар.

Табигатьнең үзенең кануннары –

Җәен күреп була кышлар да.

Төшкә кадәр кояш пешерсә дә,

Бозлар явып китә кичләрдә.

Давылларын алып килә болыт,

Бөтереп алып җимерә дөньясын.

Көчле диеп йөргән үзебезне

Табигатьтән көчсез тоясың.

 

             Авыл таңы

Шәфәкъләрдә таң беленеп килә,

Матур да соң җәйге таң ату.

Сузып-сузып әтәчләр кычкыра,

Мөмкинме соң, әй, йоклап яту!

Кояш сибә алсу-алтын нурлар,

Тиздән ул да булыр биектә.

Менә шулай яңа көн башлана,

Уяна авыл шулай бик иртә.

Ишетәсең ап-ак чиләкләргә

Апаларның сыер сауганын.

Көтүче дә чыбыркысын тотып

Куалап килә авыл малларын.

Агачларда кошлар сайрашалар

Сөнешеп җәйге иртәгә.

Бер сандугач өздерепләр сайрый

Соңлы җырын кунып киртәгә.

Сокланырлык авыл табигате,

Хозурланмый ничек түзәсең!

Җәйге иртәне мактап, сүзләремне

Энҗеләрдәй килә тезәсем.

 

                    Җәй

Быел җәйләр бик тә матур килде,

Мулдан булды җылысы, яңгыры.

Җиләк-җимеш каерылып уңды,

Бик тә уңды, рәхмәт яугыры!

Печәннәр дә билдән булып үскән,

Киерелеп чаба агайлар.

Сусауларын басарга дип йөгереп

Әйрән алып килә малайлар.

Табигатьнең бик тә матур мәле,

Чәчкә-гөлләр хуш ис тарата.

Хуш ис аңкып торган чәчкәләрне

Бал кортлары ничек ярата!

Табигатьнең бик тә ямьле чагы,

Урман-болыннарда саф һава.

Бал кортлары тырышып ширбәт җыя,

Кырык чирдән булыр дип дәва.

 

        Мин – көз кызы

Мин – көз кызы, көздә туган,

Алтын көзләр җиргә килгәндә.

Зәңгәр күкнең җылы кояшы да

Саран гына җиргә көлгәндә.

Мин – көз кызы, көздә туган,

Яфраклар сары төс алганда.

Каен шәлләренә сары парча

Япкан чакта Зәңгәр аланда.

Мин – көз кызы, көздә туган,

Бар табигать авышканда кышка.

Өрәнгеләр, миләш тәлгәшләре

Күмелгәндә кызгылт-сары төскә.

Мин – көз кызы, көздә туган,

Өлгергәндә көзге алмалар.

Кошлар киткән чакта җылы якка,

Саубулашкан чакта торналар.

 

           Туганнарга

Авырлыклар килсә туганыңа,

Ярдәм ит син аңа, тартынма.

Минем дөньям түгәрәк бит димә,

Мәрхәмәтеңне тарсынма.

Җан тартмаса, кан тарта ул диеп

Элеккеләр белми әйтмәгән.

Әйдә, әле, туганнарча яшик,

Ни бүләбез, ниләр җитмәгән?

Бәйрәмнәрдә хәл белешеп торыйк,

Хәбәрләшик вакыт булганда.

Җир астыннан юллар табалмабыз,

Йөрешик әле исән чагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев