Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ

Җаннан китми торган шигырьләр язучы Айгөл Вәлиуллина Азнакайда яшәп иҗат итә

​​​​​​​Айгөл Вәлиуллинаның шигырьләре белән моннан күп еллар элек танышырга туры килгән иде.

Кайнар хис, көчле лирика сирпелеп тора иде алардан. Аннан соң Айгөл күз уңыннан югалды. Һәм менә соңгы бер-ике елда ул популяр җырлар авторы буларак мәдәният мәйданында калкып, алай гына да түгел, балкып чыкты.

Тумышы белән ул Кукмара якларыннан. Шактый гомер юлы Азнакай белән бәйле булса да, туган җирен сагынуы шигырьләрендә ачык чагыла.

Миндәйләр күп, туган яктан

Искән җилгә сарылганнар.

Сандугачка серен сөйләп,

Өзелеп-өзелеп сагынганнар...

Чит җирләрдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул дисәләр дә, Айгөл нәкъ менә Азнакайда шагыйрә буларак танылды, иҗаты киң канат җәйде. Бүгенге көндә ул 400 дән артык популяр җырлар авторы. Ике ел рәттән «Болгар радиосы» милли премиясе лауреаты. 2020 елда бу премиягә аның хәтта 3 җыры лаек булды. Яхшы шигырьдән генә матур җыр туа. Башкаручылары да – татар эстрадасының иң якты йолдызлары.

Айгөлнең иҗатында мәхәббәт темасы киң урын алган. Ул сөйгән ярга гына түгел, туган якка, әти-әнигә, тормышка мәхәббәт.

Юктан да мәрҗәннәр җыя бел,

Нәфесең күпертмә! Тый аны!

Елмаю өләш син җәлләмә,

Матурлык коткара дөньяны, - дигән шигъри юллары белән автор кешелекнең яшәеш канунын әйтеп бирә.

Тормыштан без күпне өмет итәбез, еш кына зарланырга яратабыз. Барның кадерен юк белә дигәндәй, Айгөл яшәешнең асылын, гомернең кадерен гади генә әйтеп бирә алган:

Таң атканда башка бер уй килде:

Мин бәхетле икән, югыйсә!

Ә кемнеңдер тәрәз артларында

Бомба шартлый, үлем җиле исә.

Тамырларында саф татар каны аккан шагыйрь милләт язмышы өчен дә борчылмый кала алмый.

Син, татарым, аңла, бүген телең,

Ә иртәгә динең бетәчәк...

Телсез, динсез сулыш киселәчәк,

Нигә кирәк җансыз киләчәк?! – дип җан ачысы белән сөрән сала ул.

Әлеге шигъри җыентыкта укучылар Айгөл Вәлиуллинаның эчке дөньясына кереп китеп, аның белән бергә сөенерләр, көенерләр, сагышланырлар, уйланырлар.

Шундый сүзләр кирәк, тәме бетми торган,

Шундый сүзләр кирәк, җаннан китми торган.

Нигә шундый сүзләр әйтелә соң сирәк?

Җылы сүзләр әйтик, әйтик әле күбрәк!

Айгөлнең җырга әверелеп, кешеләр күңеленә насыйхәт булып үтеп кергән әлеге шигыре бүгенге көн авазына бик тә туры килә. Югары технологияләр заманында йөрәкләр мүкләнеп, җаннар бозланып бетеп бара. Җылы сүзләре, хис-моң тулы шигырьләре белән Айгөл Вәлиуллина укучылар күңеленә якты нурлар сибәр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев