Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК

Район башлыгыннан иң кадерле бүләк 

Азнакай инвалидлар җәмгыяте өчен 100 данәдән артык газета-журналларга язылу оештырылды.

Аның иң саваплы ае – декабрьгә дә кердек. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбызны күптөрле кайгырту чаралары күрелә, көнкүрешләрендә игелек гамәлләре кылына. Бу көннәрдә районыбызда чыгып килгән бердәнбер басма – “Маяк” газетасына яздырып, аларга бүләк ясау акциясе дә старт алды. Ел саен үткәрелә торган күркәм традиция буенча, район башлыгы Марсель Шәйдуллин тарафыннан Азнакай инвалидлар җәмгыятенә  100 данә газетага  язылу  оештырылды.

–Җитәкчебезнең ел да “Маяк”лы итүенә барысы да бик рәхмәтле, – ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы Гөлнара Хәбибуллина. –Бу бүләк алар өчен аеруча кадерле, ни дисәң дә, ярты ел буена, атнага ике тапкыр өйләренә килеп торган рухи азык бит ул. Газетабыз җәмгыять тормышы, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның  сынауларга бирешмичә яшәве, ирешкән уңышлары турында да гел язып тора. Подписка бүләк иткән башка җитәкчеләребез, депутатларга да рәхмәтлебез.
 “Маяк”ка яздырып, игелек кыл!” акциясе ел ахырынача дәвам итәчәк. Аңа башка райондашларыбыз, хезмәт коллективлары да актив кушылыр, дип уйлыйбыз. Башка язылу кампанияләрендәгечә, оешма-предприятиеләр үз инвалид-ветераннарына, аз керемле, мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә шундый бүләк ясар, дип өметләнәбез. Мөмкинлегең бар икән, башкаларны сөендерү – ул олы савап кына түгел, җаныбызны сафландырган, күңелләрне күтәргән изге гамәл дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев