Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК

Игелек кылырга ашыгыйк!

Районыбызда вакытлы матбугатка язылу буенча “Язылу бүләк ит” акциясе дә бара.

Әлеге игелекле чарада барлык оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбызның да актив кушылуларын көтеп калабыз. Акция барышында туганнарга, әти-әниләргә генә түгел, картлар йортларына, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, мохтаҗлыкта яшәүчеләргә дә “Маяк” газетасына әбүнә бүләк итәргә була.

Әлеге хәйрия акиясеннән “Август-Мөслим” җәмгыятенең Азнакай структур предприятиесе җитәкчелеге дә читтә калмады. Үзләре хезмәт күрсәтә торган авылларда яшәүче 13 ветеранга алар “Маяк”ка язылу бүләк иттеләр.

–  Изгелекле эшнең иртәсе-киче юк. Өлкәннәрне сөендерү  – безнең өчен иң зур бәхет.  Җиңү бәйрәме уңаеннан 17 кешегә шулай азык-төлек салынган пакетлар да бирелде, – ди бүлекчә җитәкчесе Равил Ризатдинов.

Түбән Стәрле авылында яшәүче Миннебәдәр Гәрәева 92 яшьтә булса да, вакытлы матбугаттан аерылмый.

– Газеталарны яратып укыйм, “Маяк”ның бер хәрефен дә калдырганым юк, ансыз күңелгә нәрсәдер җитмәгән кебек. Безне сөендергән җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп туя алмыйбыз, – ди авыл өлкәне. 

Язылу тәмамланганчы сез дә якыннарыгызны шатландырырга ашыгыгыз, хөрмәтле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев