Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК

Әти-әнигә иң яхшы бүләк

Эльвира Галиева, район район хатын-кызлар оешмасы рәисе: Лаеклы ялда хәзер инде балалары өчен куанып, оныкларын иркәләп, үстерешеп яшәп яткан әти-әниләребезгә иң яхшы бүләк – районыбызда чыгып килүче “Маяк” газетасы дип саныйм мин үзем.

Тормыш иптәшем дә нәкъ шул фикердә. Туган көннәре дип тә, башка истәлекле дата дип тә тормыйча, ике якның да әти-әнисен без һәр ярты ел саен җирлегебездә инде 93 ел дәвамында дөнья күреп килгән җирле газетага яздырып бик матур бүләк ясап киләбез. Һәрхәлдә, алардан рәхмәт сүзләре ишетеп, сөенүләрен күреп торабыз. Ни дисәң дә, “Маяк” аларның яшьлектән үк килгән гомер юлдашы. Газета битләреннән район тормышы, республика сулышын белеп торалар, чордашлары турында язма-хәбәрләрне укып, таныш-белешләре белән фикер алышуларын да беләбез.

Вакытлы матбугатка икенче яртыеллык өчен язылу чорында башка райондашларымны да “Әти-әниеңне “Маяк”ка яздырып бүләк яса!” акциясенә актив кушылырга чакырам. Менә күрерсез, алар моңа бик тә сөенәчәк. Ярты ел буена, газета килгән саен сезгә рәхмәт укып торачаклар. Аларга рухи азык күпкә мөһимрәк. Әнә шуны онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

2

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев