Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАРОДНЫЕ НОВОСТИ

“Тарихи хәтер" акциясен Азнакай Бөгелмә районына тапшырды - ФОТОРЕПОРТАЖ

"Тарихи хәтер. Сугыш чоры хатлары" республика партия проектын тормышка ашырып, Азнакай балалар иҗаты үзәгендә "1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" дип исемләгән чара үтте. Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашып чыгыш ясадылар. "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән "Тарихи хәтер" проекты кысаларында...

"Тарихи хәтер. Сугыш чоры хатлары" республика партия проектын тормышка ашырып, Азнакай балалар иҗаты үзәгендә "1941-1945 еллардагы сугыш хатлары" дип исемләгән чара үтте.

Анда район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев та катнашып чыгыш ясадылар.

"Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән "Тарихи хәтер" проекты кысаларында республикабызның төрле-шәһәр районнарында акция үтә.

Эстафетаны Ютазы районыннан кабул итеп, Азнакай балалар иҗаты үзәгендә сугыш хатларына багышланган чара узды. Һәркемнең йөрәген тетрәндерде, хәтерләрдә дәхшәтле сугыш чоры вакыйгаларын яңартты бу кичә.

Бөек Җиңү яуланганга инде 73 ел үтсә дә, солдатларның туган иленә, - якыннарына фронттан язган өчпочмаклы хатлары бүгенге көнгәчә кадерләп саклана.

Безнең районнан сугыш чорындагы 49 хатның күчермәсе ТР Милли архивына җибәрелде. Хатлар электрон рәвештә архив порталында урнашачак.

Аларның күпчелеге Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда сакланган хатлар. Ә инде калганннары район мәктәпләре музеейлары фондыннан алынган.

Шушы хатларның эчтәлеге белән таныштырган сугыш чоры балалары - хезмәт ветераннары Диләрә Сафина һәм Җиләк Иванованың чыгышларын зал тын да алмый тыңлады.


Бу минутларда һәркем күңеленнән генә үзенең якыннарын - фронтта дошманнарга каршы көрәшкән әтиләрен, бабайларын, якыннарын күз алдына китереп утыргандыр. Бу мизгелләрдә ул чорларның шаһиты булган өлкәннәрнең күзләрендә яшь бөртекләре чалынды.


Кичә барышында яңгыраган сугыш чоры җырлары, театральләштерелгән күренешләр - барысы да әнә шул чорның кайтавазы булып яңгырады.

"Тарихи хәтер" акциясен Азнакай Бөгелмә районына тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Копия “Тарихи хәтер