Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАРОДНЫЕ НОВОСТИ

Азнакай районы Сәпәй авылы тарихын китапка тупладылар - ФОТОРЕПОРТАЖ

Азнакай районы Сәпәй авылы мәдәният йортында яңа китап тәкъдир ителде. Авторы - шушы авылда туып үскән, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Мирфаяз Мирхаҗиян улы Солтанов. "Сәпәй: горурлыгым, шатлыкларым, сагышларым..." исеме астында нәшер ителгән китапта Азнакай районының иң борынгы авылларының берсе - Сәпәйнең тарихы һәм XX гасырдагы тормышы сурәтләнгән. Кичәгә Азнакай...

Азнакай районы Сәпәй авылы мәдәният йортында яңа китап тәкъдир ителде.

Авторы - шушы авылда туып үскән, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент Мирфаяз Мирхаҗиян улы Солтанов.


"Сәпәй: горурлыгым, шатлыкларым, сагышларым..." исеме астында нәшер ителгән китапта Азнакай районының иң борынгы авылларының берсе - Сәпәйнең тарихы һәм XX гасырдагы тормышы сурәтләнгән.


Кичәгә Азнакай районы җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы, күренекле язучылар, авыл халкы, авторның туганнары чакырулы иде. Чара районыбыз үзэшчәннәренең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Киләчәктә Сәпәй авылының хезмәт сөючән халкы, талантлары турында да китап чыгар дигән өметтә калды кичәдә катнашучылар.

Энҗе Галәветдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы Сәпәй авылы тарихын китапка тупладылар ФОТОРЕПОРТАЖ