Азнакаево

Азнакаевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
НАРОДНЫЕ НОВОСТИ

Чествование ветеранов редакции газеты "Маяк"в рамках празднования Дня пожилых людей .ФОТОРЕПОРТАЖ

29 сентябрь көнне "Маяк" газетасы редакциясендә Өлкәннәр көне үтте. Төрле елларда редакция һәм типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне котларга Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев килде. - Сез, районыбызның тарих елъязмасын туплап, Азнакайның үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле кешеләребез. Фидакарь хезмәтегез өчен...

29 сентябрь көнне "Маяк" газетасы редакциясендә Өлкәннәр көне үтте.

Төрле елларда редакция һәм типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезне котларга Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев килде.

- Сез, районыбызның тарих елъязмасын туплап, Азнакайның үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле кешеләребез. Фидакарь хезмәтегез өчен ихластан рәхмәтебезне җиткерәбез, - диде Марсель Зөфәр улы.

Таһир Галимҗан улы журналист һәм полиграфист хезмәтен җәмгыятебездә зур әһәмияткә ия булган һөнәр икәнлеген билгеләп үтте, коллективка изге теләкләрен җиткерде.

"Маяк" газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шайхулов бәйрәм белән тәбрикләп, ветераннарга башкарган хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйрәм истәлекле табын артында җыр-моң белән үрелеп бик күңелле, ел буена истә калырлык булып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев