Суган алыр чак
Табигать көзгә авышты. Бакчаларда бер-бер артлы түтәлләр бушый. Сарымсакны алып, киптерергә куйдык. Инде менә чират суганга җитте.
Аның кыяклары саргаеп, җиргә ятты, муентыгы кипшенә башлады.
Элек әнкәй суганны йолкып, түтәлдә сабагы кипкәнче тота иде. Әлбәттә, яңгырлардан сакларга кирәк. Аннан, бер-берсенә үреп, өй базында яки аралыкта элеп саклый торган идек. Иске оекларга тутырып элеп куйган да истә.
Хәзер исә суганны алабыз да, шунда ук 3-5 см муентыгын калдырып кисеп, мунча чормасына кипшенергә менгереп куябыз. Ул анда корыда һәм җылыда кара көзгә кадәр тора. Аннан соң чистартып, кәгазь яки тишекле пластик әрҗәләргә тутырып, өйдә саклыйбыз. Суган коры һәм уртача һаваны ярата.
Чемчек суганын дымлы урында сакламаска киңәш итәләр, ул баш чыгаручан була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев