Азнакаево
  • Рус Тат
  • Шпинат – бик тә файдалы

    Башка бер генә яшелчәдә дә файдалы матдәләр шпинаттагы кадәр үк түгел.

    Шпинатның сусыл яфраклары аксымга, углеводка, бетакаротинга, органик кислоталарга, А, В, С, К, Е, РР, Н витаминнарына, клетчаткага, крахмалга, холинга, кешегә кирәкле күп кенә микроэлементларга бай. Пешергән вакытта башка яшелчәләрнең витаминнары, файдалы үзлекләре югалса, шпинатныкы шул килеш диярлек саклана. Әлбәттә, түтәлдән генә өзгән яфрагы файдалырак, билгеле.

    Шпинат иң беренче чиратта азканлылыктан интегүчеләргә файдалы. Аның составында тимер күп. Ябыгучы ханымнарга да бик әйбәт. Андагы клетчатка ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, организмны чистарта. Яман шеш авыруы белән көрәшүчеләр дә файдасын күрер. Шпинат антиоксидантларга гаять бай. Өстәвенә, ул шешнең үсүен тоткарларга сәләте. Ул күз өчен файдалы бетакаротиннарга кишергә караганда да баерак. Шпинат кыйммәтле лютеинлы витаминнарны да алыштырырлык. Йокысызлыктан җәфаланучылар да шпинат кулланса яхшы, гормоннар эшләнешен яхшырта. Грипп һәм вируслы чирләр белән авыручыларга (хәзер бу аеруча актуаль!) шәп.

    Шпинатны бер сезонда берничә тапкыр чәчеп үстерергә мөмкин. Беренчесе – иртә язда, икенчесе – җәй ахырына табарак, эсселәр сүрелгәч.

    Бу яшелчәгә корткычлар да ябырылмый, чирләми дә ул. Шуңа күрә аны химикатлар белән эшкәртү зарурлыгы да юк. Шпинатны яшел салатларда, ашларда кулланалар. Әмма шпинат кушып әзерләнгән ризыклар тиз бозыла, шуны истә тотыгыз.

    фото: https://pixabay.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: