Сезгә берничә файдалы киңәш санап үтәбез
Лавр яфрагын өйдә яндырсагыз, үзегезне яхшырак хис итәчәксез, йокысызлык, борчулар, арыганлык бетәчәк, өйдәге начар исләр, дымлылык юкка чыгачак, салкын тиюләрдән котылачаксыз.
- Бер апельсинда көн буена җитәрлек С витамины бар. Әлеге цитрус тыгылган борынны да чистарта. Апельсиндагы коллаген (аксым) сөякләрне ныгыта, травма алу куркынычын киметә.
- Иртәләрен кайнар су эчсәгез, организмны тәмам уяначак һәм эчәкләр эшләп китәчәк. Бер стакан су эчкәннән соң метаболизм 30 % ка тизләшә, тәндәге май катламнары яна, бу кан әйләнеше яхшыруга китерә, шулай ук зарарлы токсиннар чыга.
- Көн саен 20 минут шундый күнегү ясагыз, аякларны гәүдәгә перпендикуляр итеп күтәреп торыгыз. Стрессларны киметә, йокыны яхшырта, нервларны тынычландыра, шешенүне бетерә, варикозга профилактика була, баш авыртуны баса, ашказаны эшкәртүен көйли.
- Колак уентыгына сарымсак куйсаң, авыртуларны бетерә, инфекцияне үтерә, баш авыртуларны киметә. Чистартылган бер төш сарымсакны колакка тыгып торыгыз, җиңеләюне үзегез дә тоярсыз.
- Карабодайның файдасы гаҗәп күптөрле: кан әйләнешен, матдәләр алмашын, эчәкләрнең микрофлорасын яхшырта, аңарда глютен юк, ябыгырга булыша, гипертониядән саклый, 100 гр пешкән карабодайда нибары 120 ккалорий бар.
- 4 миндаль чикләвеге генә югыйсә! Ә ул холестеринны киметү сәләтенә ия, чәчләрне яхшырта, йөрәк авыруларын кисәтә, җыерчыкларны булдырмаска булыша, артык авырлыкны киметә, иң мөһиме – ми эшчәнлеген яхшырта.
Киңәшләребез файдалы булсын!
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/zdorovie/sez-belsezme
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев