Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Сарымсакка килешкән урын сайлагыз

Киләсе елда эре башлы сарымсак җыеп аласыгыз килсә, аңа килешкән түтәл сайлагыз.

Сарымсак белән суганны бәрәңге, кузаклылар, кыяр, кишер, кәбестә, чөгендер, помидордан соң үстерү яхшы булачак. Утыртыр алдыннан тагын бер мөһим шартка игътибар итегез: сарымсакның дүрт-биш кенә тырнагы булсын. Аннан да күбрәккә китсә, уңышыгыз бик вак булачак. Сарымсак утыртуны тотрыклы салкыннар башланганчы 3 атна кала төгәлләргә кирәк. Безнең республика шартларында бу октябрь башларына туры килә. Көзен сарымсак тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелеп чыкмаска тиеш. Утыртканда зуррак тырнаклар сайларга тырышыгыз, сарымсагыгыз бик эре булып үсәчәк. Ай календаре буенча 27, 28 сентябрьдә, 11-16 октябрьдә сарымсак утырту өчен уңайлы көннәр санала. Халык сынамышлары буенча, кошлар көньякка кузгалса, сарымсак утырту өчен яхшы вакыт җитә. Тагын бер сынамыш: өрәңге яфракларын койды икән, көзге сарымсакны утыртырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев