Һәр эшнең үз вакыты
Җәй - бакчада кызу эш вакыты.
Җиләк-җимеш
Бик күп җимеш көтелгән агачларның ботаклары астына терәүләр куерга, пешкән җимешләрне (чия, слива өлгерә) җыеп эшкәртә барырга кирәк. Коелган алмаларны еш җыегыз – аларда алма корты личинкалары яши. Кәүсәләргә махсус ябышкак “билбаулар” бәйләгез – алар агач буйлап туфракка төшүче корткычларны тотып калыр. Агачларны ялгау өчен дә кулай вакыт. Бакча җиләге уңыш бирүдән туктагач, туфракка органик һәм минераль (азоттан башка) ашламалар кертәләр, җирне казып чыгалар. Июль аеның икенче яртысы бакча җиләге утырту өчен иң кулай вакыт. Җимеш бирүче түтәлләрнең уңышын вакытында җыеп алып эшкәртергә, шунда ук су сибәргә, чүп үләннәрен утап, рәт араларын кирәкмәгән мыекчалардан чистартырга, туфракны йомшартырга кирәк. 3-4 ел җимеш биргәнннән соң җиләкне тулысынча казып алырга, туфрагын йомшартып, бу урында берничә ел яшелчә үстерергә киңәш ителә. Июль аеның икенче-өченче декадасында кара карлыган һәм крыжовникны җыя башларга мөмкин. Кура җиләге җиткән чорда җиләк куакларына су сибү таләп ителә. Җимешләрен ике көнгә бер тапкыр җыюяхшы. Чәчкә атканнан алып җимешләрен җыеп алганга кадәр җиләк-җимеш культураларын пестицидлар бөркеп эшкәртү тыела. Утырткан елны ачык яшел яфраклы куакларны азот белән тукландырырга мөмкин.
Яшелчәләр
Кишер, петрушканы 4 сантиметрга, чөгендерне 10-12 сантиметра, пастернак, скорцонер, торманы 8-10 сантиметрга кадәр ара калдырып сирәкләргә кирәк. Помидорларнын артык ботакларын, корыган, саргайган яфракларын кисеп ташлыйлар. 20 июльгә помидор куакларының башларын, кысыр ботакларын өзеп ташлыйлар, яшел массаны киметәләр, ачылмаган бутоннардан һәм җимеш биреп өлгермәячәк чәчкәләрдән арындыралар. 2-3 тапкыр ашлама кертәләр. Кыярларга марганцовка эремәсе, кош тизәгеннән әзерләнгән ашламалар (10 көнгә 1 тапкыр) сибәләр. Уңышны ике көнгә бер тикшерәләр, суны атнага ике тапкырдан да еш сипмәскә киңәш ителә. Кабакларның чәчәгеннән соң өч яфрак калдырып сабакларын кыскарталар. Җимеш бирми торган ян-як ботакларыннан арындыралар. Еш һәм күп итеп су сибәләр, 3 тапкыр ашларга була. Иртә өлгерүчән яшелчәләрдән тәмләткечләр, редис, кольраби, иртә һәм чәчәкле кәбестә, сарымсакны җыярга мөмкин. Алар урынына җиләк утыртырга, укроп, салат чәчергә мөмкин. Июль башында рәт арасын 25 сантиметр, һәр яшелчә арасы 20 сантиметр итеп кышкылыкка дигән торманы чәчәләр. Моннан башка, бушаган урыннарга шалкан, редис, суган, кузгалак чәчеп куярга була.
Чәчәкләр
Дәлияләрнең (георгин) шулай ук артык ботакларын, яфракларын чистартып торырга кирәк. Сабаклар сыгылып төшмәсен өчен таяклар кадап бәйләп чыгарга вакыт. Гладиолусларның авыру һәм саргайганнарын алып яндырырга, сәламәтләрен шулай ук бәйләп чыгу файдалы. Чәчәк атып беткән күпьеллык чәчәкләрнең (лилия, пион, люпин), орлыклары кирәкмәсә, сулганнарын кисеп алалар, калган яфракларына су сибәләр, ашламалар кертәләр. Гиацинт, тюльпаннарның суганчаларын казып, сентябрьга кадәр коры җылы урынга алып куялар. Июльдә примула, ала миләүшә, маргаритка,
пеларгония, төрек гвоздикасы, аквилегия, дельфиниум кебек икенче елга гына атасы күпьеллык чәчәкләрне чәчәргә була. Шулай ук бу айда корткычлар белән көрәш көчәя. Гөблә (тлә) булганда яфракларны аскы яклап көл, тәмәке, сарымсак төнәтмәсе белән эшкәртегез (10 литр төнәтмәгә 50 г сабын кушырга). Кара кырмыска ояларына балык сөякләре күмегез, кайнап торган су, сарымсак төнәтмәсе, “Децис” препараты эремәсе коегыз. Кәбестә күбәләген әрем төнәтмәсе сибеп куркытып була. Йомыркаларын һәм личинкаларын табып изеп юк итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев