Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Помидор мул уңыш бирсен дисәгез

Бакчада эшләрнең гөрләгән чагы.

Һәркем мул уңыш өчен тырыша. Бүген үземнең помидор үстерү серләрем белән уртаклашам, бәлки кемгәдер файдасы тияр. Теплицада кызу булгач, үсенте төпләре бик тиз кибә. Көн дә мул итеп су сибүчеләр ялгыша. Болай эшләгәндә аның тамырлары аска китми. Аннан су сипкән саен теплицада дымлылык та арта, нәтиҗәдә төрле авырулар барлыкка килә. Үсентеләрне утыртканнан соң, 10-12 көн су сипмәскә кирәк. Помидорлар күренә башлагач, атнасына бер-ике тапкыр мул итеп су сибәргә дә була. Бер ай үткәч, үсентедәге түбәндәге яфракларын йолкып ташларга кирәк. Сабактагы барлык яфракларны өзеп ташлаучылар да бар. Мин болай эшләргә киңәш итмәс идем, бу җимешләрнең үсешенә зыян китерә. Сабакның өске өлешендә кимендә 15-20 яфрак калдырырга тырышыгыз.

 

Миләүшә Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев