Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Организмның сәламәтлеген яхшыртам дисәң

Файдалы киңәшләребез сезнең өчен.

Организмга тимер җитмәсә

Моны кеше сизмәскә дә мөмкин. Андый вакытта кешедә талчыгу, аппетит югалу, тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер күләмен кан анализы уздырып белергә мөмкин. Кеше дөрес тукланса, организмга тимер җитәрлек дәрәҗәдә керә. Бу уңайдан аеруча сыер, бозау ите ашау файдалы. Тимер балык, кош ите, бавырда да күп. Составында тимер югалмасын өчен ризыкны томалап, яки парда пешереп ашау хәерле. Организмда тимер җитмәгәндә тырнаклар икеләнә, чәчләр коела, тире агара, корый, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына, ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлана. Табиблар фикеренчә ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк. Әмма, бу очракта табиб белән киңәшләшү мөһим.

 

 

Шоколад инсульттан саклый

Америка галимнәре тикшерүенчә, шоколадтагы флавоноид дигән матдә организмда кан йөрешен тәртипкә сала, инсульт, параличтан саклый икән. Калифорния университетының туклану буенча белгече Карл Лин фикеренчә, бер кисәк әче шоколад 6 алма, 4-5 чынаяк чәйне алмаштыра.

 

Гриппка каршы

Вакланган ярты лимон һәм 6-8 тырнак сарымсакны ярты литр кайнаган су белән болгатырга да 2-3 көн дәвамында бүлмә температурасында караңгы урында төнәтергә. Шул сыеклыкны иртән ач карынга – өлкән кешеләргә бер аш кашыгы, балаларга бер чәй калагы эчәргә кирәк.

 

Кара җимеш файдалы

Кара җимеш, ягъни кипкән слива, организмнан холестеринның чыгуына ярдәм итә, димәк, атеросклероз һәм үт куыгы авырулары вакытында бик файдалы. Андагы калий организмдагы артык суны , тозны да чыгара. Шул сәбәпле, бөер һәм бавырлары авыру кешеләр дә кара җимешкә өстенлек бирергә тиеш. Әмма ул бик туклыклы, шикәр диабеты һәм симерүдән интегүчеләргә ашарга киңәш ителми, диләр белгечләр.

 

 

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев