Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Организмга тимер җитмәсә

​​​​​​​Моны кеше сизмәскә дә мөмкин.

Андый вакытта кешедә талчыгу, аппетит югалу, тиз ару күзәтелә. Организмдагы тимер күләмен кан анализы уздырып белергә мөмкин. Кеше дөрес тукланса, организмга тимер җитәрлек дәрәҗәдә керә. Бу уңайдан аеруча сыер, бозау ите ашау файдалы. Тимер балык, кош ите, бавырда да күп. Составында тимер югалмасын өчен ризыкны томалап, яки парда пешереп ашау хәерле. Организмда тимер җитмәгәндә тырнаклар икеләнә, чәчләр коела, тире агара, корый, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы ялкынсына, ашказаны-эчәк трактында тайпылышлар башлана. Табиблар фикеренчә ит ашамаучы кешеләргә тимергә бай препаратлар эчәргә кирәк. Әмма, бу очракта табиб белән киңәшләшү мөһим.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев