Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Ноябрь кышка капка кага

Көзнең соңгы ае кышка беренче адымнарын ясый.

Ноябрь - латинча «novem» (тугыз) сүзеннән алынган.
Татарларда 21 октябрьдән 21 ноябрьгә кадәр вакытны «кара көз ае» (авылча атамасы - «җитен ай») дип әйткәннәр. Атамадан аңлашылганча, бу - кара көз вакыты. Ноябрьдә көннәр торган саен кыскара бара, еш кына салкын яңгырлар ява. Шул ук вакытта һава температурасының да сизелерлек түбәнәюе күзәтелә. Кайчак ноябрьнең кыш белән тоташып китүен сизми дә каласың. Беренче салкыннар һәм бозлавыклар, аяк астындагы пычрак һәм үзәккә үтәрлек җилләр, озын, караңгы төннәр һәм соры, кыска көннәр... Болар барысы да - ноябрьдә!

Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары: көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау.

Ниләр эшләргә соң? Туфрак туңганчы, түтәлләргә тирес, кош тизәге, агач көле кертеп, җирне көрәк тирәнлегендә казып, язга әзерләп куярга кирәк. 4-5 елга бер тапкыр туфракка известь кертеп калдырырга онытмагыз.

Яшь җиләк-җимеш агачларының ябалдашы астына 4-7 см калынлыкта торф яки коры компост салырга кирәк. Ул агачларның тамырларын өшүдән саклаячак.

Теплицасы булганнар андагы туфракның составын яхшырту кирәклеге турында онытмасын иде. Әгәр мөмкинлек бар икән, аның түбәсен ачып калдырыгыз. Андагы туфрак яңгыр һәм кар сулары белән сугарыла, составы яхшыра, шул рәвешле җир үз-үзен чистарта. Димәк, киләсе ел уңышы да мул булыр.

Ноябрь ахырларында, туфрак 5-6 сантиметрга кадәр туңа төшкәч, утыртылган түтәлләрне һәм участокта үскән күпьеллык үсемлекләрне мүлчәләргә кирәк. Бу вакытта - декабрь башларында каты салкыннар да ишек кага. Күчереп йөртмәле кечкенә теплицаларны хәзердән үк язын иртә уңыш бирергә сәләтле яшел суган, петрушка, кузгалак үскән урынга күчерегез. Болай эшләгәндә, өстәлегездә язгы витаминнар бик иртә урын алачак.
Шулай ук җылы яратучы куакларны, күпьеллык үсемлекләрне, чәчәкләрне капларга, төрергә вакыт.
Кимерүчеләр ояламасын өчен, компост күчен плёнка белән каплагыз. Һава кермәгәндә, ул тизрәк таркала, яман ис чыга. Кимерүчеләр моны яратмый әлбәттә.
Бакчадагы эш коралларын чистартып, коры урынга кертеп куерга да онытмагыз.
Кошларны акрынлап бакчага ияләштерә башларга, җимлекләр куярга кирәк. Язга алар бакчада корткычлар санын киметергә булышыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев