Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Мулла үләненнән чәй ясау серләре

Безнең әбиләр элек-электән эчкән чәй генә түгел, үзе бер дәвалау чарасы да.

   Узган гасырның 90 нчы елларында Сабантуйлардан соң мәдәният хезмәткәрләре урманда район күләмендә бәйрәм оештыралар иде. Анда пенсиядәге китапханә һәм авыл клублары хезмәткәрләре дә катнаша иде. Ул апаларның күбесен  сагынып искә алырга гына калды инде. Аларның белмәгәннәре юк иде. Мин, музей оештыручы буларак, алар белән аралашып, үземә тәҗрибә җыя идем. Шулчак бер  вакыт аларның чәчәкле үлән җыеп йөргәннәренә игътибар иттем. Баксаң, ул инде онытылып килгән безнең инде бакыйлыкка күчкән әбиләрнең чәе икән. 60 нчы елларда  аны  алар әле куллана иде.

   Шул вакытта танып калып, бу чәй үләнен  мин озак еллар инде  җыям, каралтам һәм кулланам. Узган еллар эчендә аны төрлечә әзерләп карарга туры килде. Иң мөһиме – каралсын өчен ул ферментлашу үтәргә тиеш. Бу процессны халыкта каралту, мукләү, күгәртү дә диләр.

    Безнең районда аны мулла үләне дә, чәй үләне дә, кан үләне дә дип атыйлар. Кызыксына торгач, китаплардан табып (аеруча  “Определитель растений” дигәненнән), аның русча исеме “герань лесная”  (татарча урман яран гөле) икәнен белдем.

    Бу безнең әбиләр эчкән чәй генә түгел икән, үзе бер дәвалау чарасы да булып тора. Тән сызлаганда, баш авыртканда, суык тигәндә бик файдалы. Мин Ютазы районында бер апаларга кунакка баргач, аңа күчтәнәч итеп кич-кырын (чөнки кофеины юк) эчеп ятарга тотарсың, дип биргән идем. Аңа каршы ул: “Син нәрсә,  мин аны чир-чипәткә генә тотачакмын. Безнең әбиләр бик зирәк булган ич, тикмәгә генә җыймаган аны, шифалы икәнен белгән”, – дип җавап кайтарды.

      Ә бер апа аны  “туклыклы чәй” дип атады. Элек  кешеләр ашыйсы килүне басар өчен дә аны кулланган булып чыкты. Ә хәзер  инде диета тотканда файдаланырга була, димәк. Чыннан да, бу чәй, дөрес әзерләсәң, бик йомшак, кесәл рәвешендә була. Шуңа халык мондый сыйфатын да билгеләгәндер аның.

    Өч дистә елга якын вакыт эчендә тупланган  тәҗрибәмнән чыгып, мин  бу үләнне ферментлаштыруның быел иң җиңел рецептын таптым. Аны сезгә дә тәкъдим итәм.  

Кофеинсыз чәй ясыйбыз

Урман аланнарыннан җыеп алып кайткач, чүптән арындырабыз да, үләнне сабакта килеш чәчкәләре белән таска салып (аның зурлыгы  үсемлекнең күләменнән тора), өстенә юеш чүпрәк каплап куябыз. Көн саен ачып карыйбыз, чүпрәкне юешлибез. Бер 5-7 көннән урман яран гөле  каралып бетергә тиеш. Иң мөһиме – күгәртмәскә. Чөнки бу рецепт буенча әзерләнгән үләнне юып тормыйбыз, кояшка чыгарып, киптерәбез. Аннан соң 1-2 көн коры савытта тотабыз да (шунда тагын да караңгырак төскә керә әле ул)  капчыкка яки  капкачлы савытларга, банкаларга тутырып куябыз.

    Чәйләрегез тәмле булсын!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев