Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Күзең яхшы күрсен дисәң, кишер аша

Яшелчәләрнең хәзер витаминнарга иң бай чоры.

Гади генә кишерне алыйк. Андагы А витамины күз күремен яхшыртуга ярдәм итә.

Балаларга кишерне кырып һәм согын чыгарып бирсәгез, күзләргә генә түгел, бавырга да, ашказанына да яхшы тәэсир итәр, физик һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясар.

Яңа сыккан кишер согын ач карынга эчсәң, эчне йомшарта, аны шулай ук азканлылыктан, хәлсезлектән, авитаминоздан, хроник холециститтан, бронхиттан, тамак авыртканда һәм авыз кушылыгы бозылганда кулланалар.

Бал яки шикәр белән болгатылган кишер согын яки кайнатылган сиробын тын юлларында катар, ютәл булганда 1 әр аш калагы көнгә берничә тапкыр эчәргә киңәш ителә.

Кишернең имезә торган әниләрдә сөтне арттыру, эчтәге кортларны куу үзлеге дә билгеле. Ә сабагын чәй кебек кайнатып эчсәң, геморройдан дәва.

Яңа сыгылган кишер согын суткычта 2 тәүлектән артык сакларга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев