Кышын куллар аеруча кайгырту сорый
Кышкы чорда безнең куллар аеруча кайгырту сорый.
Кулларны өшетмәс өчен, бияләй яки перчатканы бары тик табигый материалдан булганын гына сайларга киңәш ителә. Аларны урамга чыгар алдыннан, бинада кияргә кирәк. Чөнки аяк-кулларның тиз арада суыну куркынычы бар.
Кышкы чорда кулга дымландыра торган крем урынына махсус туклыклы матдәләргә бай булганын сайлау яхшырак. Чөнки дымландыргыч кремнар составына микрокристаллар хасил итүче компонентлар керә, ә алар кул тиресенең ярылуына китерергә мөмкин.
Кул кремында липид балансын торгызуга ярдәм итә торган майлар һәм липидлар булырга тиеш. Аллантоин, А һәм Е витаминнары, жижоба мае, какао һәм авокадо, алоэ согы һәм бал кортлары балавызы булган продукция дә кул тиресенә уңай йогынты ясый. Урамнга чыгар алдыннан туклыклы кремны даими сөртергә мөһим. Әмма кремны салкынга чыгар алдыннан ярты-бер сәгать алдан кулланырга кирәк. Югыйсә, кул тиресенә зыян гына килүе мөмкин.
40 яшьтән соң безнең кул тиресе аеруча тукландыруга һәм сыгылмалылыкны торгызуга мохтаҗ, шуңа күрә кышка кремнарны җентекләп сайлау киңәш ителә. Коэнзим, ши һәм авокадо майлары, әкәм-төкәм муцины кебек компонентлы кул кремнарына өстенлек бирсәң яхшы. Шулай ук салкын көннәрдә ювелир әйберләр киюдән баш тарту яхшырак: металл тәнгә караганда тизрәк суына, шуңа күрә тирегә ябышу ихтималы бар, ә йөзекләр кан әйләнешен кыенлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев