Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Хатын-кыз өчен үтә дә файдалы 9 ризык

Үзегезне яхшы хис итәр өчен, әлеге продуктлар өстәлегездән өзелмәсен.

Әстерхан чикләвеге

Әстерхан чикләвеге - иң файдалы туклыклы ризыкларның берсе. Ул витаминнарга һәм минералларга бай. Әстерхан чикләвеге хәтер һәм баш мие эшчәнлеге өчен файдалы. Табиблар көненә ким дигәндә 6 данә чикләвек ашап куярга киңәш итә.

Караҗиләк

Антиоксидантларга бай. Хәтерне яхшырту өчен файдалы. Организмның картаюын туктатып тора.

Брокколи

Әлеге яшелчә составында булган файдалы матдәләр күкрәк яман шешенә каршы тора. Ул шулай ук “А” витаминына да бай.

Майлы балык

Омега-3 кислоталарына бай. Алар йөрәккә һәм кан тамырларына уңай йогынты ясый.

Солы

Солы боткасы кандагы холестеринны киметә, энергия бирә һәм хәл кертә. Диетологлар аны һәркөн кулланырга киңәш итә.

Шоколад

Шоколад йөрәккә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималлыгы күпкә кимрәк. Әмма шоколадны аз күләмдә генә ашарга яраганлыгын истән чыгармагыз.  

Авокадо

Авокадо ярдәмендә артык авырлыктан котылып була. Составында В группасы витаминнары, магний, калий, аксым күп.

Зәйтүн мае

Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүдә мөһим роль уйный, кан әйләнешенә ярдәм итә. Шулай ук зәйтүн мае кандагы холестеринны киметә. Продукт составына кергән микроэлементлар һәм витаминнар кеше организмына уңай йогынты ясый.

Кызыл фасоль

Организмны фолий кислотасы, аксымга баета.  Һәрдаим куллану – авыртык авырлыктан арынырга ярдәм итәчәк.

 

Игътибар! Әлеге мәгълүмат танышу өчен генә бирелә. Үзлегегездән дәваланмагыз. Авыруның беренче билгеләре күренү белән табибка мөрәҗәгать итегез.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев