Кәбестә нәрсә белән файдалы
Татар халкы яшелчә ашарга бик яратмый, әмма инфекция, язгы авитаминоз вакытында яшелчәләр – табигый витаминнар икәнен онытмаска кирәк.
Кәбестә яфракларында организм өчен бик тә файдалы төрле ферментлар, фосфор, күкерт тозлары, витаминнардан – С, А, В1, В6, В9, Р, К бар. Болар барысы да кәбестәне дәвалау һәм диета өчен кулланып була торган искиткеч файдалы ашамлыклар рәтенә куя. Кәбестә яфраклары составында якынча 1.6% күзәнәкчекләр бар. Алар эчәкләрнең монитор функциясен яхшырталар һәм эчәк таякчыклары өчен уңайлы тирәлек булдырырга булышалар. Шулай итеп атеросклероз авыруын кисәтергә ярдәм итәләр. Кәбестәдә шулай ук тазарудан саклаучы тартрона кислотасы да табылды.
Кәбестә согы нык кимегән ашказаны согы авыруларын, гастритларны, холециститларны, ашказаны авыруларын дәвалаганда уңай нәтиҗә бирә.
Кәбестәдәге витаминнар тотрыклы түгел, алар тиз әчи һәм югары температура тәэсирендә тиз таркала. Шул ук вакытта витаминнар суыкны һәм корыны җиңел кичерәләр.
Халык медицинасында яңа һәм әчегән кәбестәне аппетитны күтәрү өчен һәм ашказаны кайнатуын яхшырту чарасы итеп файдаланалар. Кәбестәне тозлаганда С витамины озак сакланганга күрә, әчегән кәбестәне шулай ук С гиповитаминозны профилактикалау өчен дә кулланалар. Кәбестәнең алтын стафилококк, туберкулез таякчыкларын да җиңәргә булыша торган үзенчәлекләре ачылды. Кәбестә яфракларыннан ясалган ботканы, йомырка сарысы белән аралаштырып, җәрәхәтле, үлекле, янган яраларга куялар. Вакланган яфракларын, сөттә кайнатып, экзема, төче авыруларын дәвалыйлар. Яңа кәбестә согы җылы суда сыегайтылгач, авыз эчлеге ялкынсынуын дәвалаганда кулланыла.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев