Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Кашкарыйның орлыгын ничек җыярга?

Берьеллык чәчәкләрнең орлыгын сатып алуга ел саен күп акча тотыла.

Кашкарыйның орлыгын үзегез дә әзерли аласыз. Моның өчен иң эре, иң матур чәчәкне сайлап алырга һәм ян сабакчаларын сындырырга кирәк. Аның төп эре чәчәкле сабагы гына калсын. Шул очракта үсемлекнең бар көче орлыкларын өлгертүгә китәчәк. Чәчәге шиңә башлауга, орлыгы коелмасын өчен, марля яки бик тыгыз булмаган тукыма кисәге белән бәйләп куегыз. Орлыгы өлгергәч, тамыры белән йолкып алып, коры урында киптерергә һәм орлыкларны кәгазь яки тукыма кисәгенә төреп сакларга кирәк. Кайчан җыелуын, төсе һәм сортын тамгалап куярга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев